Татарстанда кайчан җылытачагын һәм язның кайчан киләчәген әйткәннәр

Якын араларда Татарстанда салкын һава көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, температура -21…-27 градус чикләрендә тирбәләчәк. Салкыннарның сәбәбе – Арктикадан үтеп кергән антициклон.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, җомга – 16 февральдә һәм шимбә – 17 февральдә салкын һава үзенең иң биек ноктасына җитәчәк. Шуннан соң җылыта. Республикага бу чорда Атлантикадан циклон үтеп керәчәк чөнки.
Шулай итеп, озакламый җылы көннәр башлана. Әмма Переведенцев кисәткәнчә, әле тагын бураннар да, бозлы яңгырлар да булырга мөмкин. Аның фаразына караганда, чын яз 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда килеп җитәчәк.


Фикер өстәү