Татарстан Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

Парламент йортында Татарстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышы башланды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Көн тәртибендә 31 сорау, шул исәптән 11 республика законы проекты кертелгән. Утырышта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил узган ел башкарылган эшләр турында хисап тотачак.

Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгин Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе итеп билгеләнү сәбәпле, аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе дә карап тикшереләчәк.


Фикер өстәү