Айгөл Кыямова: «Әти җырларында яши»

«Сылукай», «Әниемә», «Сине көтәм» («Кил син»).  Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовны халыкка таныткан җырларны саный китсәң, шактый алар. Әмма бүген дә телдән төшмәгәне – «Кил син»дер, мөгаен. Шушы көннәрдә моңлы җырчының вафатына 20 ел булган икән инде. Кызы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Кыямова белән истәлекләрне барладык, шәхес кадере турында сөйләштек.

– Айгөл, бу көннәр сезнең өчен моңсу көннәрдер. Егерме ел элек әтиегез Әлфис Кыямовның бакыйлыкка күчкән… Ул нинди әти иде?

– Әти минем өчен идеаль ир үрнәге булды. Хатын-кызга, олыларга игътибарлы, кайгыртучан, итагатьле иде. Кешеләр белән аралашканда шаян, шук кебек тоелса да, тормышта ул җитди, күп сөйләшми. Без аны күз карашыннан аңлый идек. Мин әтине гел сагынып, зарыгып яшәдем. Еш гына айлар буена сузылган гастрольләргә чыгып китә, аннан зур шатлык булып, куян күчтәнәчләрен күтәреп кайтып керә. Инде хәзер үзем дә әни булсам да, гел сагынам, зарыгам. Гәрчә кайтып кермәячәген аңласам да. Күңелдә балачакта ук яралган «әти кирәк» дигән хис һаман бар әле.

Егерме ел элек әтисез калсак та, ул әле кичә генә булган хәл кебек. Ул вакытта миңа – 16, энекәшкә 5 яшь иде. Инде ул да хәзер  әти.

Безнең әти 8 февральдә вафат булды. Шул көнне кич, нәкъ быелгы кебек, буран чыкты. Иртән Мәдәният министрлыгы безгә автобус бирде. Шул автобуска әтинең җәсәден урнаштырып, әни, мин, министрлык вәкилләре белән Башкортстанга, әти туып-үскән Борай районының Бакалы авылына кузгалдык. Бер караганда, Казан –Борай арасы 5–6 сәгатьлек юл инде ул. Ә без буранда адашып, әтинең мәңгелек йортына тәүлек буе кайттык. 10 февральдә әтине гүргә иңдердек. Ул чалт аяз көн булды. Гаҗәп инде, быел да истәлекләрне яңартып, һава торышы кабатланды.
Гадәттәгечә, рухы шат булсын дип, Казанда аш үткәреп алдык. Җәен Бакалы авылына кайтырбыз дип ниятләп куйдык.

– Әлфис абыйның туган нигезе исәнме?

–  Авылдагы йорт, шөкер, нык. Әтинең туганнары исән-сау, бертуган апасы Борайда яши, абыйсы Финат төп йортта тора. Әти туып-үскән йортка «Бу йортта Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямов туып-үскән» дигән истәлек тактасы да урнаштырылган. Бакалы нык авыл, әмма ул да картая инде. Әле күптән түгел генә өлкәннәр, Бакалыда да бер урам бетте, дип искә алдылар.

– Ничек уйлыйсың, халык хәтерлиме Әлфис Кыямов дигән җырчыны? Бездә шәхес кадере ни дәрәҗәдә?

– Әтине хәтерлиләр, аның җырларын сорап язалар. Мин, бәлкем, социаль челтәрләрдә аның җырларын, видео-интервьюларын урнаштырмас та идем, әмма халык сорый. Видеолар астына үзләренең истәлекләрен язып калдыралар, безнең авылга килгән иде, сагынабыз, дип язалар, күбрәк урнаштыр әле, дип үтенечләрен җиткерәләр. «Каян тыңлап була Әлфис Кыямов җырларын?» – дип сораучылар да күп. Мин шушындый көннәрдә булса да җырларын, интервьюларын интернетка чыгарам инде. Әти җырларында яши.

– Әлфис абый бер интервьюсында: «Заводка китәм, эстрадада йөреп, гаилә туйдырырлык та эшләп булмый», – дип әйткән. Эстрада бүлегенең таркалуы, артистларның кирәксез булып калуы да аның язмышына тәэсир итми калмагандыр.

– Ул шундый чорга туры килгән: эстрада бүлеге таркалган, идеология беткән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре кирәксез булып калган. Мөгаен, ул елларда бик күп шәхесләр төшенкелеккә бирелгәндер. Аннан килеп, һәрбер артист, нинди генә чорга туры килмәсен, менә шушындый хәлгә килә ала. Чөнки иҗат кешесе ул – хис кешесе. Айлар буе гастрольләрдә йөреп тә, бәлкем, теләгән суммасын алып кайта алмагандыр. Бәлки башка сәбәпләре дә булгандыр. Әмма әти тырыш, эзләнүчән кеше иде. Һәм ул балкып чыгарлык үз җырын тапты. Нәкъ менә шул җырдан соң аның бөтенләй икенче тормышы башланды.

– Чыннан да, Әлфис Кыямов, дигәч, күпләр «Кил син» дигән җырны искә төшерәдер.

– Әйе, бу – Алмаз Хәмзин сүзләренә язылган «Сине көтәм» дигән җыр. Аны хәзерге башкаручылар «Кил син» дип йөртә башлады. Әти бу җырны да кассетага яздырып алып кайтты һәм без аны гаилә белән җыелышып тыңладык. Әти җырга, башкаруга бик таләпчән булды. Аңа һәр сүзнең аңлаешлы, ачык әйтелүе мөһим иде. Ул без яңа җырны тыңлаганда да, монысы аңлашыламы, дип кат-кат сорый иде. Әйтергә кирәк, җыр гаилә советын уңышлы узды. Халык күңеленә дә юлны тиз тапты. Ахыр чиктә, әти концертны шушы җыр белән башлап, шуның белән тәмамлый иде. Халык сорый иде чөнки. Бу җыр безгә бик кадерле, чөнки әни аның клибында да төште. Хәзер дә съемка вакытларын елмаеп искә ала.

– Аның җырларын башкалар җырлауга сез нинди карашта?

– Әтинең җырлары яшәгәнгә, җырчыларның аларны башкаруына мин бик шат. Аларның «бу җыр – Әлфис Кыямов репертуарыннан» яки «Әлфис Кыямов истәлегенә» дип искәртүләре күңелгә сары май булып ята. Башкарырга рөхсәт сорап та шалтыраталар. Аңа бик күңел була инде. Ә бар шундый җырчылар, алар болай искәртүне кирәк санамый, бер яңа җыр итеп тәкъдим итә. Бу күңелне әрнетә инде.

– Әлфис Кыямов дигән җырчыны хәтерләсеннәр өчен дәүләт дәрәҗәсендә нәрсә эшләргә кирәк?

– Бездә шәхесләр бик күп. Әмма мин, безнең әтине дәүләт дәрәҗәсендә күтәрсеннәр дип, лозунглар кычкырып йөри торган кеше түгел. Без андый тәрбия алмаган. Әти барысына да үз хезмәте белән иреште. Вафат булган айда аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелде. Әгәр исән булса, бәлкем, әле халык артисты исеменә дә лаек булган булыр иде. Ә без – гаиләсе кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Юбилей елларында үз көчебез белән искә алу кичәләрен оештырдык. Интернетка җырларын урнаштырырга тырышам. Аның җырлары радио-телевидениедә күбрәк яңгыраса, сөенер идем дә бит… Истәлек китабы туплау дигән ниятебез дә бар.

Туган ягында әтигә хөрмәт зур. Моңа бик сөенәбез. Яшәгән йортына истәлек тактасын кую – бик зур хөрмәт билгесе. Әти Борай районында укыткан да әле, бәлки, мәктәпкә аның исемен бирерләр, кем белә…

– Биюче һөнәрен сайлавыңа әтиеңнең тәэсире булдымы?

– Гаиләбез белән сәнгатьтә кайнаганга, минем әлеге юлны сайлавым табигый булгандыр. Әти-әни сәләтемне кечкенәдән күреп алды, миңа зур таяныч булдылар. Безнең гаилә барысына да үз тырышлыгың белән ирешергә кирәк дигән кагыйдә буенча яшәде. Ә инде минем бию белән тәмам җенләнүемне аңлагач, әти, кызым, әгәр шушы юнәлешне сайлыйсың икән, укырга, һөнәрне профессиональ дәрәҗәдә үзләштерергә кирәк, диде. Шулай итеп мин аның хәер-фатихасында Казан хореография училищесына укырга кердем. Шушы киңәше өчен әтигә мин гомер буе рәхмәтле.

– Бию – сәнгатьнең иң авыр төре, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ә биеп тормыш алып барып буламы соң?

–  Әтинең ашында да бу турыда сүз булган иде. Рамил хәзрәт Юныс: «Бала карында чакта ук Аллаһы Тәгалә аңа сәләт бирә. Менә шул сәләтне син тормышта дөрес итеп кулланырга тиеш. Шулай булганда ул сиңа төрле яктан бәрәкәт китерер», – дигән иде. Чынлыкта да шулай бит. Мин биюдән ләззәт алам һәм аның нәтиҗәсен дә күрәм. Бию миңа авыр йөк түгел, ул – минем яраткан эшем. Әйе, ул миллионнар китерми, әмма мин бәхетле. Үзем эшләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен яратам. Аларның концертларын кечкенәдән карый һәм шунда эшләячәгемне сизенә идем.

– Бездә биюгә караш нинди?

– Мин бу хакта уйланам һәм сәнгатьнең ниндидер төренең алга чыгуын халыкның үзенчәлегенә бәйледер дип уйлыйм. Әйтик, безнең халыкка җыр сәнгате якынрак кебек, ә башкортларда – бию. Дөрес, соңгы вакытта бездә дә бию күтәрелеп китте. Бик күп җирләргә бию буенча мастер-класслар үткәрергә чакыралар, хәтта чит илләрдә дә татар биюе буенча дәресләр биргән булды. Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты башланып китте. Ул да халыкны уятып җибәрде. Тамашачы һәр җирлекнең үз биюе барлыгына, аның тарихка бәйле булуына төшенде. Һәр хәрәкәтнең үзенең мәгънәсе бар һәм бу – бик кызык. Беләсезме, биюне тагын ничек күтәреп була? Телевидениедән татар биюен күбрәк күрсәтсәләр, балалар милли биюгә күбрәк тартылыр иде. Әлегә алар башка биюләр тәэсирендә.

Блиц-сораштыру

– Бию ул – …

– минем өчен сулар һава кебек. Кеше суламыйча яши алмаган кебек, мин биемичә яши алмыйм сыман. Биегәндә энергия алам, тамашачының күзләрендә очкын күрсәм, җан рәхәте кичерәм.

– Мөмкинлек булса, тормышыңда нәрсәне дә булса үзгәртер идеңме?

– Юк, үзгәртмәс идем. Үткәннәрдәге кайбер хаталарны төзәткәндә, бүгенге шөкер итүнең тәме югалыр иде.

– Тормыштагы иң зур үкенечең?

– Әти белән азрак аралаштым, дип үкенәм. Төрле темаларга күбрәк сөйләшер идем. Бер ниятебез дә тормышка ашмый калды. Алдагы концертларда минем белән җырлап та карарсың, кызым, дигән иде. Өлгермәдек…

– Иң зур хыялың нинди?

– Хыял – хыял булып калсын әле, әйтсәм, тормышка ашмас кебек.

– Әтиеңә әйтелми калган сүзләрең.

– Элек мин әти белән үзалдыма гел сөйләшә идем. Әти, төшкә кер әле, дип сораган чаклар да  еш булды. Хәзер инде күңелемнән рәхмәт әйтеп, шөкер итеп  йөрим. Аңа хәзер дога, безгә күңел тынычлыгы кирәк.

 

 

 


Фикер өстәү