Илсур Һадиуллин: «Әти-әниләр БДИны йөрәк аша уздырып карый»

Бала урынында – әти-әни. Бүген Татарстанда әти-әниләр өчен бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру акциясе уза. Сыналучылар арасында депутат, укытучы, спортчы һәм башка һөнәр ияләре дә бар. Казандагы 139 нчы гимназиягә Илсур Һадиуллин да тарих фәненнән белемен тикшереп карарга килгән иде.

– Максатыбыз – әти-әниләрне тагын бер кат БДИ үткәрү ысуллары, аның мәгънәсе белән таныштыру. Имтихан турында төрле фикерләр бар. Шуңа күрә кайбер әти-әниләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Ул-кызларының ничек итеп имтиханга керүен, нинди таләпләр барлыгын әти-әниләр үзләре кичереп караячак. Монда килгән әти-әниләр үзләренең генә түгел, республика балалары турында да уйлый. Аларга рәхмәт, – диде министр, имтихан алдыннан.

Быел республикада 11 нче сыйныфны – 14 мең 600, ә 9 нчы сыйныфны 46 мең 600дән артык бала тәмамлый. Тугызынчылар быел узган елга караганда 3,5 меңгә күбрәк.

“Әзерлек эшләре алып барыла. Бүген тагын бер мәртәбә карарбыз. Анда кыска, шулай ук киңәйтелгән җаваплар да бар”, – диде Илсур Һадиуллин.


Фикер өстәү