Казанда психологик ярдәм күрсәтелә башлады

Казанның Бауман урамындагы сәгать янында “Крокус Сити Холл”да терактта һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салалар. 

Әлеге коточкыч хәбәр бик күпләрне тетрәндерде. Казанда бу уңайдан психологик ярдәм күрсәтә башладылар. “Ышаныч” психологик үзәгендә ярдәм кирәк булган өлкәннәрөчен (843) 277-00-00 телефоны, яшүсмерләр, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен 8-800-200-122, (843) 571-3-571 телефон номерлары эшли.


Фикер өстәү