Мәскәүдә һәлак булучылар саны 115 кешегә кадәр арткан

«Крокус»та һәлак булучылар саны 115 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты.

Mash мәгълүматы буенча, баскыч мәйданчыгында бик күп мәет тапканнар — якынча 40 кеше. Тагын 10 һәлак булучыны техник биналарда, 10сын бәдрәфтә тапканнар.

Чыганаклар мәгълүматлары буенча, кешеләр гаиләләре белән яткан. Кайберәүләр кочаклашып һәлак булганнар. Күп кенә аналар балаларын кочаклаган килеш табылган.

Урында 719 белгеч һәм 213 берәмлек техника эшли. Эшләр ким дигәндә тагын берничә тәүлек дәвам итәчәк.


Фикер өстәү