Авылда эшләүче Гөлфинур: «Телиләр икән – бар авыл, теләмәсәләр – иртәгә үк юк ул»

Кайберәүләрне күрүгә, «бигрәк үз урынында бит бу кеше» дип сокланасың. Димәк, үзе дә бәхетле, аның янәшәсендәгеләр дә бәхетле: тәмен-ямен белеп эшләгән эшең булганда, кәеф күтәренке, уйлар якты, барлык кеше дә яхшы. Башкача була алмый, чөнки бу очракта гормоннарның (серотонин, окситоцин, дофамин, эндорфин) уңай корылышлары өстенлек итә.

Үзебезнең авыл балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлфинурны күргәч, шундый уйлар туган иде. Дөрес, үзен якыннанрак күргәнче энекәшнең гаиләсе, аларның кызлары Ясминә аша белдем мин аны. «Бигрәк уңды монысы апаларыннан», «Ниләр генә эшләмиләр»… Ниләр эшләгәннәрен социаль челтәр аша да күреп торабыз: апалары көн саен видеолар куя. Әле уен уйныйлар, әле җимлек ясыйлар, әле – рәсем, әле  табигать белән танышалар… Табигать белән дә рәсем аша гына танышып ятмыйлар: үзләре тотып, күзәтеп, карап, иснәп өйрәнәләр дөньяны. Әллә шуңа, барлык балалар да әйтә торган «садикка бармыйм бүген» дигән сүзне бик-бик сирәк әйтә Ясминә. Анда да сәбәп бер: бакчада көндез йоклаталар! Бер «йомшарткыч» ягы да бар икән тагын – апалары әкият укып йоклата икән үзләрен.

Гөлфинур турында язу уе исә аның «Ел тәрбиячесе» конкурсында район этабында җиңеп, Түбән Камада зона ярышларында катнашып йөрүен белгәч килде. Районда җиңүче булуына әллә ни аптырамадым; күзеңне йомсаң да күренә торган кешеләр була. Тукайча әйтсәк, «эшкә бирсәң чын күңел…» – «эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш».

Гөлфинур – күрше Шахмай авылы кызы. Утыз биш яшьтә, ире белән ике ул үстерәләр. Тәрбияче буларак дүрт кенә ел эшли әле. Авылда төпләнеп яши башлаганчы, Чаллыда торып алган: «Шәһәргә өч мәртәбә китеп карадым, ләкин күңел ятмады, барыбер авыл тартты», – ди ул. Авылпәрвәрләрнең күбесе кебек ул да: «Авылда яшәү бик рәхәт бит. Саф һава, табигать. Үз бакчаңа чыгып, берәр үлән алып керсәң дә, күңел күтәрелә», – ди. Әлбәттә, авыл тормышының кыенлык китерә торган якларын да күрә. Бөтен бер авылга кечкенә генә бер кибет, мәктәп башлангычка калды, ул да балалар бакчасы бинасына күчерелде; даруханә, хастаханә ерак. Быел исә карлы-буранлы кыш юллар проблемасын да күрсәтеп алды. Буранлы көннәрдә район үзәгенә эшкә баручылар өйләреннән яки авылдан чыга алмый торды. Хәер, район үзәгеннән кызы белән күрше кызын мәктәптән алып кайтканда, энекәш тә биш километр араны өч сәгать үткән иде. Юл чистартучы транспорт килгәнче балаларны авылга кайтучы бер апага ияртеп җибәрергә дә туры килгән. Шундый көннәрдә берәрсенә ашыгыч ярдәм кирәк булса, аның вакытында килә алмавы көн кебек ачык. Мондый хәлләр соңгы елларда авылда техника, ферма, мал-туар калдырмаганга килеп чыга башлады. Шуңа күпләр колхоз чорын сагына.

Гөлфинур Мирьякупованы да – булдыклы, тырыш, ачык күңелле тәрбияче апабызны – авылда балалар бетеп, кайда да булса башка җирдә эш эзләү перспективасы борчый. Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм, ди ул. «Балаларны яратам. Алар белән сөйләшү дә башкача бит. Ул әйтеп бетермәслек эмоцияләр, сораулар, кызыксынучан күзләр. Аннары бергәләп шул сорауларга җавап эзләү; яңаны өйрәтү. Балалар белән эшләгәндә, күзләрем яна башлый минем, үзем дә сизәм», – ди.

Әлегә бакчада – эреле-ваклы тугыз бала. Иң мөһиме – исән-сау булып, даими йөреп торсыннар, дип тели. Балалар күбрәк булса, тагын да әйбәт булыр иде дә бит, дип көрсенә. Авыл киләчәген күпләр шикелле үк «өстәге»ләр теләге-тырышлыгына бәйли: «Телиләр икән – бар авыл, теләмәсәләр – иртәгә үк юк ул». Без, авыл бетмәсен, дип тырышып хезмәт куябыз, өмет белән яшибез, тик бар да бездән генә тормый, ди.

Шуңа күрә бүгенге көн белән яши. Буш вакытларын уллары белән уздырырга тырыша. Кышын алар белән тау шуарга ярата. Әле икесен дә чаңгыда йөрергә өйрәтә башлаган. Хыялы – балаларга диңгез күрсәтү.

Менә шундый эш кешеләренең гап-гади хыяллары чәлпәрәмә килмәсен иде инде. Буй җитмәслек хыял түгел бит – Куршевель, шәхси самолетлар алу турында хыялланмыйлар. Балаларын имин тормышта үстереп, дөньяның матур якларын мөмкин кадәр күбрәк күрсәтү турында гына уйлары. Үз туган ягында кешеләргә файдалы булып, аларның ихтирамын тоеп, рәхмәтен ишетеп яшәргә тели. Күпме бу, азмы?

 


Фикер өстәү