Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда келәмнәр һәм яшелчә җитештерүче предприятиеләрдә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә эш сәфәре барышында берничә зур предприятиедә булды.

Termez National Carpets келәмнәр җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә елына 2,2 миллион метрга кадәр продукция җитештерелә. Аларны Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗанга саталар.

«Лето» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 30 гектар теплицасы, 200 гектар ачык туфрагы һәм 3 мең квадрат метр мәйданлы логокомплексы бар. Җитештерүдә 150дән артык кеше эшли. «Лето» компанияләр төркеменә кергән «Егорьевские теплицы» ширкәте 2015 елдан бирле Татарстанның Лаеш районында эшли. Биредә яшел суган үстерәләр, Үзбәкстаннан кайтартылган яшелчәне төргәклиләр.


Фикер өстәү