Татарстанда күпбалалы гаиләләргә яңа ярдәм чаралары гамәлгә кертелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләнең сроксыз статусы һәм социаль ярдәм чараларының көндез белем алучы студентлары ( яше 23 тән артмаган) булган гаиләләргә дә кагылуы турында законга кул куйды. Закон Дәүләт Советында 29 мартта кабул ителгән иде. Ул 10 көннән соң гамәлгә керәчәк.

Россия Президенты Владимир Путинның гыйнвар ае указыннан соң Татарстан Гаилә кодексына күпбалалы гаиләнең яңа билгеләмәсе кертелде. Хәзер Россиядә өч һәм аннан күбрәк балага ия булган гаилә күпбалалы гаилә булып тора, һәм бу статус гаиләгә срогы чикләнмичә билгеләнә. Моңа кадәр республикада, гаиләдәге өч баланың зурысы балигълык яшенә җиткәч, күпбалалы статус югала иде.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү республика бюджетыннан 389 миллион сум таләп итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда күпбалалы гаиләләргә түбәндәге ярдәм чаралары гамәлдә булып килә:
• 6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алуга әтисе яки әнисенә субсидия (164 сум);
• торакка түләү чыгымнарының 30%ы күләмендә субсидия;
• коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 30%ы күләмендә субсидия;
• балигъ булмаган балаларга юл йөрү өчен әтисе яки әнисенә айлык субсидия (369 сум);
• көндез белем алучы студентларга 23 яшькә җиткәнче айлык субсидия (120 сум).


Фикер өстәү