БРИКС уеннары: нәрсә, кайда, кайчан?

Сабантуйлы дуслык бәйрәме. Татарстан һәм аның башкаласы кабат зур халыкара спорт чарасын кабул итәргә әзерләнә. Июнь аенда Казанда БРИКС уеннары узачак. Бу нинди уеннар? Ярышлардан нәрсә көтәргә? БРИКС уеннарына ничек әзерләнәләр? Катлаулы геосәяси вазгыятьтә Казанда кемнәрне көтәләр?

Уеннар дип, яңадан велосипед уйлап тапмыйлар анысы. Ярыш төрләре дә, спорт бәйрәменең максаты да үзгәрешсез кала. БРИКС уеннары да беренче генә тапкыр узмый. Россия аны бары тик яңача үткәрәчәк. Төп үзгәреш шул: бу ярышларга БРИКС илләре генә түгел, башкалары да чакырулы. Спорт чарасы 11–23 июнь көннәрендә узачак.

Россиянең спорт министры Олег Матыцин искәрткәнчә, БРИКС уеннары һич кенә дә Олимпия уеннарының һәм бүтән халыкара спорт ярышларының алмашы түгел. Мондый максат та күздә тотылмый.

– Спорт өлкәсендә БРИКС илләре спортчыларны тигез күрү һәм дискриминациягә юл куймауны күздә тота. Безнең төп бурычыбыз – барлык илләрдән дә спортчыларны кертү һәм үз илләренең әләме астында ирекле катнашу мөмкинлеген тәэмин итү. Ниндидер алмаш уйлап табарга җыенмыйбыз, – диде Олег Матыцин.

Шунысы да куандыра: БРИКС илләренең барысы да Уеннарда катнашачагын әйткән. Хәзерге сәяси вазгыятькә карамастан, БРИКС уеннарына карата кызыксыну бар, димәк.

Ярышларны үткәрү урыны итеп Казанны сайлаулары да гаҗәп түгел. Татарстан башкаласы инде күптән мондый чараларны кабул итү һәм оештыру өчен ышанычлы мәйдан булуын раслады. Быел февраль аенда гына «Киләчәк уеннары» гөрләде, моңа кадәр булган чаралар да исәпсез.

Бу җәһәттән Олег Матыцин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм  Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәтле булуын әйтте.

– Чернышенко (Россиянең вице-премьеры. – Авт.) әйтмешли, спорт өлкәсендәге иң нәтиҗәле идарәчеләр командасы сез, – диде ул.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, Уеннарны үткәрүгә Казанда барлык спорт объектлары да әзер.

– Барлык объектлар да төзелгән. Алар инде халыкара чараларда сыналган. Яңа форматта БРИКС уеннары тәүге тапкыр узачак. Безнең максат – безнең тәҗрибәне киләчәктә башкалар да кулланырлык итеп, сыйфатлы, спорт өлеше дә көчле булган чара үткәрү, – ди Владимир Леонов.

Эш беткәч, уйнарга да ярый. БРИКС уеннары катнашучылары өчен бай мәдәни программа да әзерләнә. Әйтик, Уеннарның ябылу тантанасын татарларның милли бәйрәме Сабан туе белән берләштерәчәкләр. Шулай итеп, чара кунаклары һәм туристлар бәйрәм мохитен дә тоя алачак. Ачылышны исә Россия көненә тәгаенләячәкләр. Анысы Универсиада Авылында узачак. Мәгълүм булганча, оештыручылар, элеккечә зур ачылыш булмаячак, дип алдан ук кисәткән иде.

Әлбәттә, Уеннарны телевидение, социаль челтәрләрдә күрсәтәчәкләр. Билет алып, стадионга килеп тә карап булачак.

Уеннар турында саннарда

14 көнлек ярыш

30 спорт төре (каратэ, суга сикерү, нәфис гимнастика, көрәш, самбо, пляж волейболы, өстәл теннисы һ.б.)

60 артык дәүләт

4751 спортчы

392 комплект медаль

18 спорт объекты

 

ФИКЕР

Хесус Эдуардо, Венесуэланың суга сикерү буенча җыелма командасы вәкиле:

БРИКС уеннарыннан гомергә истә калырлык спорт бәйрәме көтәм. Ул барлык катнашучыларга да хуш килер дип уйлыйм. Венесуэла спортчылары өчен БРИКС уеннары – әһәмиятле вакыйга. Бу чарада без берничә юнәлештә көч сынашачакбыз. Мондый мәртәбәле ярышта үзеңне сынап карау – зур дәрәҗә. Шунысы куандыра: БРИКС уеннарында барлык илләр дә катнаша ала. Турнирда сәясәткә кагылышлы бернинди чикләүләр дә юк. Димәк, катнашучылар бары тик спорт турында гына уйлый һәм ярыш мохитенә чума алачак.

 


Фикер өстәү