Эшсезләрне эш эзли…

Татарстанда һәр  эш эзләүчегә 12 төрле вакансия тәкъдим итәләр. Теләк кенә кирәк. Эшлим дигән кешегә эше табыла.  Әле җитмәсә, оешмалар күп кенә мөмкинлекләр дә бирә. Әйтик, Казандагы дары заводы хезмәткәрләренә яшәр өчен тулай торактан урын бирелә, вертолет заводында исә торак арендалап торучыга 10 мең сум компенсация түләнә, ипотека алган очракта кредитның процентларын каплап баралар. Оешмалар эшчеләрне ашату һәм транспортта йөртүне дә үз өстенә ала.

Эш бирүчегә һәр кеше кадерле! Моның шулай икәнен  «ВТ» журналисты Вакансияләр ярминкәсендә күреп кайтты. Казанның УНИКС бинасының өч каты буйлап тезелгән иде алар. Төрлечә кызыксындыралар да әле. Араларында Казанның «Туклану департаменты» да бар.

– Җәйге чорда аеруча пешекчеләргә, савыт-саба юучыларга ихтыяҗ арта. Зоопарктагы ашханәгә дә эшчеләр эзлибез. Хезмәт хакына килгәндә, төрле җирдә төрлечә.  Бездә пешекчеләр 55 мең сум ала, – ди оешманы тәкъдим итүче ханым.

«Радиоприбор» оешмасына да эшчеләр кирәк. Алар да 48 меңнән 75 мең сумга хәтле хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Әлеге оешманың кадрлар бүлегендә эшләүче бик матур итеп сөйли. Ирексездән анкета тутырырга үреләсең.  Баксаң, урта белем белән дә күпме акча эшләп була икән. Казанның Карбышев урамында яшәүче Гөлсирә Хәсәншина шулай ди. Аңа инде – 52 яшь. Эш эзли.

– Телевизордан ишеттем. Эш урыннары күп икән монда. Кайсысын сайларга белми торам. Гомерем буе кибетче булып эшләдем. Хәзер эшемне үзгәртмәкче булам. «Ривьера» комплексында эш таптым, – ди ул.

Бирегә килүчеләр арасында 40 яшьлек Алмаз Харисов та бар иде. Күптән түгел ипотекага фатир алганнар. Элеккеге эш урынындагы хезмәт хакы җитми башлаган.

– Үземә туры килә торган 4 эш таптым. Шалтыратырбыз, диделәр. Әлегә мин төп эшемдә эшлим һәм буш вакытымда таксида йөрим. Шуның белән акчам җитә. Әгәр яхшы түләнә торган бер генә эшем булса, буш вакытымны гаиләгә багышлар идем. Алайса балаларның үскәнен дә күрми калам, – ди ул.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда эшсезлек күрсәткечләре түбән.

– Республикада эш белән тәэмин ителү 62 процентны тәшкил итә. Без Идел буе федераль округы эчендә лидерлар өчлегенә керәбез, – ди министр. – Республикада торак белән эшләү, кунакханә бизнесы кебек тармакларда эшләүчеләр кимеде. Кышын төзелеш тармагы һәм авыл хуҗалыгында эшчеләр саны кимеп торды. Аңлашыла, тиздән бу өлкәләрдә яңадан кызу эш башланачак.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, сәнәгать оешмалары, социаль тармак, мәгариф, мәдәният өлкәсендә кадрлар җитми. Кадрлар мәсьәләсен илкүләм «Демография» проекты ярдәме белән хәл итәләр. Күп кенә оешмалар эшчеләрен яңадан укыта икән. Министр сүзләренчә, элек декретта утырган хатын-кызлар бушлай өстәмә белем ала алса, 2024 елдан ялны үзенә рәсмиләштергән әти дә, әби дә бу мөмкинлектән файдалана ала. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дә быелдан яңадан укыта башлаганнар. Әлегә эше бар, әмма киләчәктә аны башка юнәлешкә алыштырырга теләүчеләрне дә бушлай укыталар. Узган ел бу мөмкинлектән Татарстаннан 8 меңгә якын кеше  файдаланган инде.

Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 107 мең кешенең 30 проценттан артыгының эш урыны бар.

– Әгәр эш бирүче инвалидлыгы булган кешене эшкә урнаштыра икән, тиешле компенсация ала. Моннан тыш, без бүген квота буенча төгәл эшлибез. Ай саен эш бирүче «Работа в России» бердәм цифрлы платформасы аша инвалидларны нинди эш урыннарына урнаштырырга мөмкин булу турында белешмә бирергә тиеш. Апрель башына булган мәгълүматларга караганда, республикада 9,8 мең урынлы квота булган, аларга 7,4 мең кеше эшкә урнаштырылды, – ди министр.

Эш эзләүчеләр арасында физик мөмкинлеге чикләнгән Алия дә бар иде.  Читтән торып икътисадчыга укыган икән. Таяк белән генә йөри. Аның өчен сөенеп кайттым. Ул үзенә шундук эш тапты.

– Мондый ярминкәләр кирәк.  Без аларны авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында да уздыра башладык. Файдасы бар. 400ләп кеше анкета тутырып киткән. Шуларның 10 проценты булса да эшкә урнаша икән, бу – безнең өчен яхшы күрсәткеч, – ди министр. – Узган ел Вакансияләр ярминкәсендә 25 эш бирүче катнашса, бүген аларның саны ике тапкыр артык. Халыкка 10 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә. Бирегә мәктәп укучыларын да чакырдык. Киләчәктә нинди һөнәрләрнең кирәклеген белеп торсыннар.


Фикер өстәү