Кремль: «Украинага тагын бик күп корал бирү фронттагы хәлләрне үзгәртмәячәк»

Көнбатышның Украинага тагын бик күп корал җибәрүе фронттагы хәлләрне үзгәртмәячәк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Сугыш кырындагы вазгыять үзе үк барысын да күрсәтеп тора һәм бик яхшы аңлашыла. Безгә, элеккечә үк, коралның яңа партияләренең фронттагы хәлләрне үзгәртмәячәген тагын бер кат кабатлап әйтергә генә кала”, – дигән Кремль вәкиле.

Исегезгә төшерәбез: узган шимбәдә Америка конгрессының Вәкилләр палатасы күпчелек тавыш белән Украинага ярдәм сыйфатында 61 миллиард доллар чамасы бүлеп бирү турында закон проектын кабул итте. Песков бу җәһәттән, Украина АКШтан ярдәм алып, бурычка тагын да күбрәк батачак, файдасы исә Кушма Штатларның үзләренә генә булачак, дип басым ясап әйткән иде.


Фикер өстәү