Черкиләр тарата торган 47 яңа вирус тапканнар

“Роспотребнадзор” черкиләр тарата торган 47 яңа вирусны ачыклаган. Шулай ук талпаннарда 14 вирус табылган. Ведомство җитәкчесе Анна Попова Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән киңәшмә вакытында шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Моңа кадәр илдә вирусларга бәйле вазгыятьнең әле болай нык өйрәнелгәне юк иде. “Санитарный щит” проекты бүгенгә черкиләр тарата торган 47 яңа вирусны, талпаннарда – 14 вирусны ачыклау мөмкинлеге бирде. Зыян сала алырдай һәммәсен вакытында күреп, аларга аяк чалырга әзерләнәбез”, – дигән Попова.

Исегезгә төшерәбез: март ахырында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе талпаннарның уяна башлавы турында хәбәр иткән иде. Алар даими җылы һава урнашкач бигрәк тә нык “тәртипсезләнәчәк”. Узган елда республикада талпан энцефалитын йоктыруның 4 очрагы теркәлгән. 2023 елда барлыгы 9840 кеше талпан кадалудан зыян күргән. Мондый очраклар барлык районнарда да күзәтелгән.


Фикер өстәү