Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә биш мең Георгий тасмасы китерәчәкләр

Татарстан Луганск халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә “Георгий тасмасы” ватанпәрвәрлек акциясе уздыра. Шулай итеп, 3-9 май көннәрендә республика шефлыгындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә, хәрбиләргә, шулай ук предприятиеләр хезмәткәрләренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең төп символларыннан берсен өләшәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Биш мең Георгий тасмасын “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге чираттагы гуманитар йөк белән бергә алып киләчәк. Горурлык билгесен, Совет халкының фашизмны җиңү символын “Яшь гвардия” волонтерлары һәм үсмерләр таратачак.

Исегезгә төшерәбез: узган елда да бу шәһәрләрдә биш мең тасма өләшкәннәр иде.


Фикер өстәү