Могҗиза түгел. «Рубин» Санкт-Петебургта «Зенит»ны очкосыз калдырды

Казан футболчылары Санкт-Петербургтан 3 очко алып кайтты. «Рубин»ның 2:0 исәбе белән көтелмәгән җиңүе башкаларны да сөендерде. Беренче урында баручы «Зенит» белән икенче баскычтагы «Краснодар» арасында нибары 1 очко аерма калды.

Кышкы тәнәфестән соң Казан командасы 6 уенда нибары бер мәртәбә җиңә алды. Дөресен әйткәндә «Ахмат»ны оту әлләни зур уңыш санала алмый. Калган 5 очрашуда исә «Рубин» ике мәртәбә ничьяга уйнап, өч тапкыр оттырырга мәҗбүр булды. Дөрес, ике ничья көчле командалар – быел чемпионлык өчен көрәш алып баручы «Краснодар» һәм турнир таблицасының өске өлешендә урнашкан «Локомотив»ка каршы узган матчларда теркәлде. Кирәк чакта, көчле көндәш алдында яхшы уен күрсәтә алалар, димәк. Рәттән 5 ел чемпион булып, быел алтынчысына таба баручы «Зенит»ка каршы узган очрашуда өч өметнең берсе әнә шул иде. Икенчесе – уен кырына алдагы матчта дисквалификация аркасында чыгыш ясамаган сакчы Игорь Вуячич белән ярымсакчы Иву Игочукву чыкты. «Зенит»ның оста футболчыларын туктату өчен ышанычлы егетләр кирәк. Өченче өмет – баш тренер Рәшит Рәхимов. Самарадагы шау-шулы вакыйгалардан соң җәза алган баш тренер үз кулы астындагы футболчыларның чыгышын трибнадан түгел, бу юлы уен кыры читеннән күзәтте.

Инде көндәш турында берничә сүз. Быел «Зенит»ның әле бер мәртәбә оттырганы юк иде. Ә үз кырында узган соңгы биш очрашуда бер тапкыр да туп керттергәне булмаган. Беләбез бит инде, «Рубин» да туп кертү белән мактана алмый. Әмма төп игътибарны саклануга биргән Казан командасы мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаска тырышты. Икенче таймда башта Мирланд Даку, аннары Александр Мартынович исәпне 2:0 ясадылар. «Зенит»ның Россия чемпионатында теләсә кайсы командага туп кертү сәләтенә ия Көньяк Америка уенчылары исә бу юлы булдыра алмадылар.

Көтелмәгән җиңү, могҗиза! «Рубин»ның җиңүен әнә шулай бәяләүчеләр дә булды. Әмма баш тренер Рәшит Рәхимов бу сүзләрдән риза түгел. «Бу могҗиза түгел. Безнең команда оешкан уен күрсәтте. Планыбыз бар иде, аны 80 процентка үтәдек. «Краснодар»дан рәхмәт өмет итмибез. Үзебез өчен уйнадык», – диде ул ул очрашудан соң. Матбугат очрашуында «Краснодар»ны телгә алулары юктан түгел. Ник дигәндә, алар да чемпионалык өчен көрәшә. Ә  «Рубин» «Зенит»ны очкосыз калдыргач, Санкт-Петеребруг һәм Краснодар командалары арасында нибары 1 очко аерма калды. Инде җыел Россия футболы яңа чемпион белән сөендерсә, менә анысы, һичшиксез, могҗиза булачак.

Чемпионат ахырына кадәр командаларның нибары 5-6 уен уздырасы калды. Өстә дә, аста да хәлләр кыза бара.  «Рубин» исә әлегә сигезенче урында. Казан командасының «Урал», ЦСКА, «Спартак», «Ростов» һәм «Сочи»га каршы уйныйсы калды. Призерлар арасына керә алмаса да, Рәшит Рәхимов уенчылары кайбер командаларның бу сезонга өметләрен чәлпәрәмә китерергә мөмкин әле.


Фикер өстәү