Казансуга ял көймәсе җибәрергә һәм причал урнаштырырга ниятлиләр

“Татарстан Республикасы флоты” Казансуга ял көймәсе җибәрергә ниятли. Моның өчен елгага дебаркадер урнаштыру күздә тотыла. Компаниянең генераль директоры Роман Лизалин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Тукталышны елганың үзендә үк булдырмакчыбыз. Ник дигәндә, кешеләргә башта елга портына барып көймәгә утыру, шуннан соң сәгать ярым Казансуга бару, тагын сәгать ярым кире кайту уңайлы булмаячак. Шуңа күрә причалны елгада ук урнаштыру ягын карыйбыз”, – дип белдергән ул.

Лизалин әйтүенчә, хәзерге вакытта елгада яңа причал булдыру эшләре алып барыла. Әмма моңа байтак вакыт таләп ителәчәк.

“Безгә инде хәзер үк эшләргә кирәк. Шуңа күрә вакытлыча дебаркадер урнаштырырга ниятлибез. Проектны быел тормышка ашырырга тырышабыз. Барып чыгармы-юкмы, анысын әйтә алмыйм әле”, — дип билгеләп үткән ул.


Фикер өстәү