Өйрәнгәнең үзең өчен. Әлмәттә белгечләр әзерләү турында сөйләштеләр

Белгечләр әзерләүгә акчаны кызганмаска, ә вузларда белем алучы югары курс студентларын укытырга да, эшләтергә дә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданында узган чарада Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та катнашты.

Бүген кайсы гына тармакны алсаң да, эшчеләр җитмәвеннән зарланалар. Рөстәм Миңнеханов та игътибарны шуңа юнәлтте. «2023 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме якынча 4 триллион 700 миллиард сум тәшкил итте. Һәр тармакта инженер кадрлар, квалификацияле белгечләр кирәк», – диде ул.

Татарстан Рәисе белгечләр әзерләү мәсьәләсендә республика тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм федераль министрның: «Вуздан соң студентларны эшкә бүлү тәртибен кире кайтарырга кирәкме?» – дигән соравына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң элек, гомуми белем бирү мәктәпләрендә барлык фәннәр буенча төпле белем бирергә кирәк. «Мәктәптә алган белемсез бернинди инженер да эшли алмый», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, балаларны бүген кирәк булган фәннәрне өйрәнергә кызыктыру зарур.

– Ә без нәрсә күрәбез? Югары мәктәп – үзенчә, товар җитештерүчеләр үзләренчә яши, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, беренчедән, белгечләр җитмәвеннән, икенчедән, аларның квалификациясе хезмәт базарындагы ихтыяҗга туры килмәүдән зарланалар.

Татарстан Рәисе фикеренчә, инженерлар әзерләү өчен лабораторияләргә, ресурс үзәкләренә өстәмә акчалар җәлеп итәргә кирәк. «Без әнә шуны аңларга мәҗбүр. Инженерга лаборатория кирәк. Лекцияләрне дә тыңласын, лабораториядә, тикшеренү үзәкләрендә дә эшләсен», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, бүген республикада белгечләр әзерләү өчен 50гә якын ресурс үзәге гамәлдә. Моннан тыш, югары уку йорты базаларында алты алдынгы инженерлык мәктәбе эшли. Алар барысы да заманча лабораторияләр белән җиһазландырылган. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, университет һәм товар җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен берләштермичә, без бернәрсәгә дә ирешмәячәкбез. Моның уңай мисалы итеп кирәкле белгечләр әзерләүдә СИБУР компаниясе һәм КНИТУ-КХТИ хезмәттәшлеген атады ул. Шулай ук, Чаллыда «КАМАЗ»га белгечләр әзерләү максатыннан КФУның инженерлык мәктәбе белән хезмәттәшлек җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада нефть химиясе тармагына белгечләр әзерләү өчен студентлар кампусы төзелүе турында да әйтте.

– Без максатчан төркемнәр төзергә тиеш. Республикадагы югары уку йортлары мондый эшне алып бара, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе фикеренчә, өченче курстан соң күп кенә студентлар бер үк вакытта эшли дә, укый да ала.

– Югыйсә, биш ел сызымнар гына сызып утырып, ул нинди инженер булсын? – диде ул. – Әгәр кеше бюджет урынында укыган һәм дәүләт аның өчен акча түләгән икән, ул аны эшләп түләргә тиеш. Шулай дөрес булачак дип уйлыйм.


Фикер өстәү