Татарстанда бер ир-ат АКШка һәм Украинага серле мәгълүматлар тапшырмакчы булган

Татарстанда бер ир-атны Чаллының хәрби техника җитештерүче предприятиеләре турында АКШка һәм Украинага мәгълүматлар тапшырмакчы булганда тотканнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Федераль иминлек идарәсе хезмәткәрләре ир-атның югарыда телгә алып үтелгән мәгълүматлардан торган хатларын Америка Кушма Штатларының Мәскәүдәге илчелегенә җибәрергә ниятләвен ачыклауга ирешкән. Шулай ук аның Чаллы предприятиеләре турында мәгълүматларны Украинаның иминлек хезмәте җитәкчесенә дә юлламакчы булганлыгы билгеләнгән.

ФСБ хезмәткәрләре хатларны “тоткан”, ә ир-атка, мондый гамәленең шпионлык рәвешендә дәүләткә хыянәт итү турында статьяга “эләгүен” искәртеп, рәсми төстә кисәтү ясаган.


Фикер өстәү