Татарстанда «Мәхәббәт, мәңгелек һәм тормыш хакына» акциясе башланды

Татарстан Республикасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 79 ел тулуга һәм Гаилә елына багышлап, “Во имя любви, вечности и жизни” Бөтенроссия экологик-патриотик акциясе башланган. Аны үткәрү “Экология” илкүләм проекты бурычларына туры килә, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Акция 2013 елдан бирле уздырылып килә. Максаты –Ватаныбызның хөрлеге хакына Бөек Ватан сугышында яу кырларында мәңгегә ятып калучыларның һәркайсы истәлегенә 45 миллион төп агач утырту. Чара агачлар утырту һәм үстерү барышында үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләрен, буыннар дәвамчанлыгын, экологик һәм рухи-әхлакый культура тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Утыртылган һәр агач янына “Бу агач мәхәббәт, мәңгелек һәм тормыш хакына үсә” дигән сүзләр белән табличка урнаштырырга һәм һәлак булган солдатның ФИО күрсәтергә мөмкин. Акциядә катнашуга заявкалар 17 июньгә кадәр кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез: “Экология” илкүләм проекты зур сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрануын киметүгә, калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен арттыруга, шулай ук Россиянең тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.


Фикер өстәү