Җиңү алып килгән яз. «Ветераннарыбызга бик күп ярдәм чаралары каралган»

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ирләре фронтта үлгән тол хатыннар сафы өч тапкыр сирәгәйгән. Ни кызганыч, Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен әнә шундый күңелсез саннар белән каршыларга туры килә. Исәннәрен исә кулдан килгәнчә кадерләп каласы иде.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, бүген Татарстанда 11058 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ирләре фронтта үлгән тол хатын исәпләнә.

– Ветераннарыбызга бик күп ярдәм чаралары каралган. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама ясала. Моннан тыш сугышта яралану аркасында инвалид калган ветераннарга бушлай протез һәм ортопедик җайланмалар бирелә. Ветераннарга шәһәр яны су транспортында йөргәндә дә 50 процент ташлама ясала, – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда министр.

Социаль ярдәм чараларыннан тыш каһарманнарга түләүләр дә каралган. Аерым алганда, беренче төркем Бөек Ватан сугышы инвалидына аена – 22,9 мең сум, икенче төркем инвалидка – 11,4 мең сум, өченче төркем инвалидка 4,5 мең сум акча түләнә.

– Тыл хезмәтчәннәренә ай саен 900 сумнан артык өстәмә түләү каралган. Моннан тыш алар тешенә протез һәм колак аппаратын да бушлай ясата ала. Ел саен аларга Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә пенсия белән бергә өстәмә акча бирелә, – дип ачыклык кертте Эльмира Зарипова.

Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы ветераннары 2008 елдан бирле торак белән дә тәэмин ителә. Шушы вакыт эчендә Татарстанда әлеге проектны тормышка ашыруга 20,2 миллиард сум акча сарыф ителгән, барлыгы 19 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырткан. Моннан тыш закон нигезендә Бөек Ватан сугышы герое яшәгән фатирга бушлай ремонт ясап бирү дә каралган. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, быел ветераннар яшәгән 17 фатир яңартылачак. 2014 елдан бирле исә Татарстанда барлыгы шундый 1682 фатирга ремонт ясалган.

­– Хәзерге вакытта 38 ветеран интернатларда яши. Биредә, нигездә, ялгыз тыл хезмәтчәннәре көн күрә. Алар социаль ярдәмне стационар рәвештә ала. Әгәр күршеләрегез, туганнарыгыз арасында даими рәвештә ярдәмгә мохтаҗ өлкән кеше бар икән, районның социаль яклау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип ачыклык кертте министр.

Бөек Җиңү көннәрендә республикада бик күп мәдәни, хәтер чаралары үткәреләчәк. Теләге булган һәркем «Кызыл канәфер», «Георгий тасмасы» акцияләрендә катнаша ала. 22 апрельдән социаль челтәрләрдә «Үлемсез полк» акциясенә аваздаш флешмоб та башланып китте. Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман бабаң, туганыңның батырлык тарихын социаль челтәргә #МойГеройМояСемья хештегы белән урнаштырырга кирәк. 8 май көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узачак. 9 майда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар каберлекләренә һәм һәйкәлләренә, Мәңгелек утка һәм Казан шәһәрендәге Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы булачак. Куркынычсызлык максатыннан бәйрәм салюты булмаячак.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары

  30.04.2019 02.05.2024
Бөек Ватан сугышы инвалидлары 387 41
Бөек Ватан сугышында катнашучылар 827 113
Гамәлдәге армия составына кермәгән Бөек Ватан сугышында катнашканнар 312 41
«Блокадалы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләр 162 83
Балигъ булмаган элеккеге тоткыннар 169 96
Тыл хезмәтчәннәре 27561 7878
Бөек Ватан сугышы тол хатыннары 3097 1380
Берьюлы ике категориягә ия булган кешеләр 5865 1426
Барлыгы 38380 11058

 

 


Фикер өстәү