Язылганга кире кайтып: Яңа Чишмә районында фермалар кабат ачылырмы?

Узган ел “ВТ” хәбәрчесе Яңа Чишмә районында фермалар ябылу буенча язма әзерләгән иде. Билгеле булганча, соңгы ике-өч елда районда Шахмай, Чертуш һәм Чаллы, Тубылгы Тау, Акъяр һәм Сосновка авыллары фермалар ябылган иде. Районда терлек саннары да азайды. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясе вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шелтә дә белдергән иде.

Хушыгыз, малкайлар! Яңа Чишмә районында бер-бер артлы фермалар ябыла

Бүген журналистлар белән очрашуда райондагы вазгыять буенча республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров менә нәрсә диде:

– Әлеге райондагы инвесторның планнары бөтен хайваннарны бетереп, яңаларын алып, фермаларны яңарту иде. Инде проектлар да ясый башлаганнар иде. Ләкин бүген Яңа Чишмәдә инвесторлар буенча үзгәрешләр бара. Иске фермаларны сатып алырга теләк белдергән башка инвестор да килеп чыкты. Бүген бу юнәлештә эш алып барабыз. 1-2 ел эчендә Яңа Чишмә районында терлекчелек буенча үзгәрешләр булыр дип көтәбез.


Фикер өстәү