Махсус хәрби операциядә каты яраланучыларга хәрәкәтләнү чаралары биреләчәк

Махсус хәрби операциядә каты яраланучыларга хәрәкәтләнү чаралары, шул исәптән кулдан гына идарә ителә торган автомобильләр биреләчәк. Дәүләт Думасы инвалидларны социаль яклау турында законга тиешле үзгәрешләрне кабул иткән. Әлеге чара каты яралану сәбәпле инвалид калучыларның тормышын җиңеләйтергә тиеш.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чарасы, салым бурычына яки дәүләт алдында башка  бурычка ия булу-булмауларына карамастан, күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү