99 яшьлек сугыш ветераны Әнвәр Низамов: «Авыл картайды, сөйләшергә кеше калмады»

Буа районының Яңавыл авылында яшәүче 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Низамов быел Җиңүнең 79 нчы язын каршыларга җыена. Авыл фельдшеры Наилә Мөхәммәтҗанова: «Күз тимәсен, бабайның сәламәтлеге космонавтларныкы кебек. Әле күптән түгел хастаханәгә барып тикшертеп кайттык», – ди.

Без бабайның хәлләрен белешкәләп торабыз. «Бар да яхшы, кәеф әйбәт», – диюе дә җитә аның. Ничек онытасың ди шундый җор телле кешене: моннан өч ел элек машинасына утыртып, җырлый-җырлый урам әйләндергән иде бит. Дөрес, авылның бетә баруына бик борчыла ул. Авылда хәзер 25 йорт кына калган. Кышны 12 кеше генә чыга. Җәен 20гә җыела. «Авылда беркем дә юк, шунысы күңелсез», – дип уфтана ул.

Бу юлы шалтыратып хәлен белешкәндә кунак көткән вакытына туры килдек. Район хәрби комиссариатыннан концерт куярга киләселәре икән. Костюмын киеп, медальләрен тагып, хушбуен сөртеп куйган инде.

Заманында Әнвәр абый мәктәптә 36 ел физика укыткан. Укытучылык дигән нәрсә әле дә канында бар. Сөйләгәндә һәр сүзен ачык итеп әйтеп, фикерен чуалтмаска тырыша.

– Быел 15 октябрьдә ике нуль тула, кызым. Бер гасыр кичтем бит. Җиңү көнен көтеп алам. Минем өчен – иң зур бәйрәм. 1942 елның августында 17 яшьтә яуга киттем. Сугыш юлларын аркылы-торкылы йөрергә туры килде. Берлинны алуда да катнаштым. Сугыш беткәннән соң ике ел «защита»да булдым. Австриядә бер генералны йөрттем. Күп илләрне күрдем, барысын да хәтерлим. Авылга бары 1947 елда гына әйләнеп кайттым. «Курск дуга»сында катнашкан өчен Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Анда күргәннәрне сөйләсәм, вакыт җитмәс, – ди фронтовик. – Фронтта үзем төшергән фотоларны саклыйм. Альбомны актарган саен, шул каһәр суккан еллар искә төшә. Зиһенем әйбәт. Колак кына начар ишеткәли. Ну, ничава. 3–4 ел инде рульгә утырган юк. Табиблар кушмый. Безнең инде хәзер вакыт үткән, рәт бетеп килә. Тик шулай да көн саен кичен урамга чыгып, 300–400 метр йөреп кайтам әле. Гармунымны да кулга алган юк. Үзем генә булгач, тартасы килми. Кеше булса, уйнар идем. Кызганыч, әлбәттә.

Ике баласы, дүрт оныгы бар аның. Һәркайсының – үз тормышы. Әнвәр ага үзе генә гомер кичерә. Фельдшер да, Толымбайдан килүче социаль хезмәткәр Света Горелкина да көн саен хәлен белешеп тора. Бакчасына суган, сарымсак, кишер, чөгендер утыртудан туктамый. Бу эштә шушы кызлар булыша. Бабай кайчак чүпләр дә уташтыргалый икән. Гөлләр үстерә. Аларның шау чәчәктә булуын ярата. Ничек тормышны, матурлыкны яратмыйсың ди?!

Зәңгәр аяз күгебез якты булсын өчен, илне яшьләр сакларга тиеш, дигән фикердә ул.

– Без сугыш елларында тынычлык хакына көчебезне кызганмадык. Инде картайдык. Безнең буын илне ничек саклады, хәзер балалар, оныклар  шулай сакларга тиеш. Бу – аларның бурычы. Шуны аңлап, эш итәрләр, дип ышанам, – ди Әнвәр Низамов. – Сезгә дә, һәммәгезгә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Үз бәхетегезне үзегез табып яшәгез.

 


Фикер өстәү