Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллыгына багышланган медиа экспертлары cессиясе узды

«KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллыгына багышланган медиа экспертлары cессия узды. Әлеге чара мәгълүмат агентлыклары, медиакомпанияләр җитәкчеләре, танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр, экспертлар һәм аналитиклар катнашты.

Татарстанның республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «KazanForum» мәйданчыгының җыелып, фикер алышу өчен мөһим урын булуын билгеләп үтте. «Татарстан – төрле цивилизацияләр өчен аралашу, хезмәттәшлек урыны ул. Безнең республика ислам банкингын сынау мәйданчыгы булып тора, хәләл индустрия үсештә, дини белем бирүгә игътибар бирелә», – диде агентлык җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Татарстан төрле төбәк һәм чит ил журналистлары өчен дә ачык. Соңгы елларда гына да республикага Кытай, Индонезия, Урта Азия илләреннән матбугат вәкилләре килеп киткәнен әйтте Айдар Сәлимгәрәев.


Фикер өстәү