Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышын ачты. Әлеге чара Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта уза.
«Бүгенге шартларда Төркемнең әһәмите артты. Ул Россия белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп тоткасына, дуслык, үзара аңлашу, ышанычны ныгыту коралына әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, әлеге чара глобаль дәрәҗәдә диннәр арасыдагы элемтәләр өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора.
Быелгы утырышның темасы – «Россия – ислам дөньясы: гадел күпполяр дөнья төзелеше һәм имин үсеш» дип атала. Ул унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысасында уза. Төркем утырышында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Төрекмәнстанның милли лидеры, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов та катнаша.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat