Иран Президентны утырган вертолет һәлакәткә очраган

Иран Президенты утырган вертолет илнең төньяк-көнбатышында һәлакәткә очраган

Агентлык мәгълүматлары буенча, вакыйга Әзербайҗан белән чиктәге шәһәрдә булган. Эбрахим Раиси (Иран Президенты — ред.) Әзербәйҗаннан ил Президенты Илһам Алиев белән очрашудан соң кайтып барган.

Раисиның хәле турында хәзерге вакытта берни дә билгеле түгел. Һәлакәт булган урында көчле томан аркасында вертолетны әлегә тапмаганнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү