Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның икенче оныгы туган. Уртанчы уллары Виктор һәм аның хатыны Наргиз тәүге тапкыр әти-әни булган. Алар кызларын Майя дип атаганнар.
«Оныкның исемен әти — әнисе май ае хөрмәтенә сайлаган, — дип елмая Виталий Васильевич. Соңгы көнгә кадәр алар бездән кем булачагын сер итеп тоттылар — малаймы, кызмы. Оныгымның тормыш иптәшем Галина Георгиевнаның туган көнендә дөньяга килүе аеруча күңелле. Онык тыныч, эш буенча гына елый. Мин аның тавышын ишетүгә шатмын, бәлки җырчы булыр» дигән ул «Челнинские известия» журналистына.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat