Ватан хакына. Илебез күген саклаучыларның үзләренә нәрсәләр тиеш?

Бер миллион сум! Июнь – июль айларында Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күләме әнә шул кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Солдатларга яңартылган җәйге формалар да әзер. Республиканың ДОСААФ оешмасында пуля үткәрми торган жилет һәм шлемнарны күрсәттеләр. Алар якын арада ук махсус хәрби операция зонасына озатылачак, дип көтелә. Илебез күген саклаучыларның үзләренә нәрсәләр тиеш? Без килешү төзүдән алып махсус хәрби операция зонасына киткәнче, булачак контрактчы «юлы»н уздык.

Түләү артты

Ринатка 36 яшь. Гаиләсе, ике баласы, үз бизнесы бар. Машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә. Әнә шундый көйгә салынган тормыш җаен үзгәртеп, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә карар кылган гаилә башлыгы. «Ни өчен китәмме? Чөнки илебезгә, халкыбызга, ахыр чиктә, минем ише үз көнен үзе күреп яшәргә тырышучыларга читтән ясалган басымнан туйдым. Кемнәрнеңдер кубызына биеп яшәргә теләмим. Бу – чын ир-егетләрнең Ватан алдындагы бурычы», – ди ул. Ринат гаиләсе белән әти-әнисе йортында яши. «Хатыным һәм балаларым ышанычлы кулларда кала. Алар минем бу карарымны аңлап кабул итте. Бу – алар өчен яңалык та түгел. Өйдә бу хакта күп сөйләштек. Машинаны күз бәйләп сүтеп җыя алам. Әлеге белемем яу кырында да кирәк булачак. Хәтерлим, мин армиягә киткәндә әти-әнием өйдә туйдан ким итмичә зур табын корган иде. Бу юлы да мине зурлап озатып калырлар дип уйлыйм», – ди Ринат. Контрактчыларга түләнүче матди ярдәм чаралары турында да белешкән ул. Яңалык турында да хәбәрдар.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде. – Авт.) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак.

Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. Контракт төзеп, хәрби хезмәткә китү турында карар кабул иткән чит ил гражданнарына закон нигезендә РФ гражданлыгын һәм ИНН алырга да ярдәм итәчәкләр.

– Безнең кешеләребез махсус хәрби операция зонасында дәүләт мәнфәгатьләрен, суверенитетыбызны яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Хәрбиләребезгә һәрвакыт булыштык һәм алга таба да хәлдән килгән кадәр ярдәм итәчәкбез, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Бу урында шунысын да искәртик: махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга Россия Оборона министрлыгыннан ай саен 210 мең сум акча түләнә.

Чират көтәсе юк

Финанс ярдәмнән тыш, яңа контрактчыларга башкалада урнашкан «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгендә кирәкле документларны тиз арада рәсмиләштерергә дә булышалар.

– Моңа кадәр документлар, белешмәләр һәм анализлар җыю эше ике айга кадәр вакыт алды. Чөнки оешмалар бер-берсеннән ерак урнашкан, контракт төзергә теләүчеләргә чират көтеп утырырга туры килде. «Батыр» үзәгендә исә барысы да «бер тәрәзә» режимында оештырылган. Шуңа күрә кирәкле барлык документларны рәсмиләштерергә бер көн дә җитә. Без шәхси эш ачабыз, медицина тикшерүе узарга булышабыз һәм шәхси эшне контракт буенча сайлап алу пунктына җибәрәбез. Анда кандидатны хуплаганнан соң, боерык чыга һәм икенче көнне төш вакытына кеше инде контракт буенча хәрби хезмәт узучы булып санала, – дип сөйләде «Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов.

Аның әйтүенчә, контракт төзү өчен гражданинга үзе белән паспорт, хәрби билет, ИНН, СНИЛС, алган белеме турында документ, балаларның туу турында һәм өйләнешү турында таныклык кирәк. Әлеге документларның берәрсе югалган очракта, аны биредә үк, «Батыр» үзәгендә яңадан ясарга булышачаклар.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру эше дәвам итә. Гамәлдәге ике батальон – «Алга» һәм «Тимер»не тулыландырудан тыш, республикада өченче батальон – «Батыр» да оешачак. Ул да махсус хәрби операция зонасындагы бурычларны үтәячәк.

Шлем коткарган

Татарстан контрактчыларының өс-башын да даими яңартып торалар. Шушы көннәрдә генә республика ДОСААФында журналистларга штурмлаучы һәм укчы-гранатометчыларның яңа җәйге киемнәрен күрсәттеләр. Аларның һәркайсы 200 мең сум чамасы тора.

– Форма бик җиңел һәм җайлы, – ди оешманың хәрби-сәяси бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков. – Хәрбиләрнең өс киеменә бәйле берәр искәрмәсе булса, бу хакта шунда ук җитештерүчеләргә әйтәләр һәм әлеге җитешсезлекне төзәтәләр. Мәсәлән, элек түш кесәсе төймәгә эләктерелә иде, хәзер аны, уңайсыз булганлыктан, ябыштыра торган каптырмага алмаштырдык. Тукымаларның сыйфаты да яхшырды.

Контрактчылар өчен жилет һәм шлем җитештерүчеләрнең дә «иң-иң»нәрен сайлап алырга тырышалар. «Шлемны үзебезнең «Атлас» оешмасы җитештерә. Шушы арада гына махсус хәрби операция зонасындагы егетләр видеоязма җибәрде. 7,62 калибрлы снайпер пулясы шлемга эләккәннән соң, аның ни хәлдә икәнен төшереп җибәргәннәр. Баш киеме бераз бөгелгән, әмма хәрби исән калган, ә бу – иң мөһиме», – ди Эдуард Сугачков. Бронежилетның да яңалыгы: аның иңбашы һәм якасына өстәмә саклык элементлары беркетеп була. Өс-башны җиңеләйтәсе булса, аларны алып кына атасың.

– Бронежилетта боеприпаслар, дарулар җыелмасы, рация, медицина сумкасы өчен урыннар да бар. Аның үз авырлыгы 12 килограмм булса, 12 граната, өстәмә саклану чаралары белән ул 80 килограммга кадәр җитә, – ди әңгәмәдәш. – Иң мөһиме – исән-сау йөрсеннәр.

 

Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга һәм гаиләләренә социаль ташламалар

– Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак алу мөмкинлеге.

– Хезмәт итү чорында торак белән тәэмин итү яки аны арендага алып торган өчен компенсация.

– Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация узу.

– Федераль бюджет хисабына тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү.

– 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы.

– Хәрби хәрәкәт ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар (кайбер салымнардан азат итү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, уңайлы вакытта отпуск һ.б.).

– Кредит һәм салым каникуллары.

– Балаларны вузда укыту өчен бюджет урыннары.

– Махсус хәрби операциядә катнашучының балигъ булмаган һәр баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын балалар бакчасы һәм мәктәптә бушлай ашату.

*Ташламалар исемлеге даими тулыландырыла

 

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

– Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын кайгырту мәсьәләсе республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар үзәгендә тора. Бүген күпсанлы муниципаль, республика һәм федераль ярдәм чаралары каралган. Барлык ярдәм чаралары «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасына берләштерелгән. Алга таба аларның санын арттыру юнәлешендә дә эш алып барыла. 2023 елның ноябреннән бирле «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасы кысасында 10,5 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иттек.

 

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.


Фикер өстәү