Танылган актриса гаиләсе ишәю турында хәбәр итте

37 яшьлек актриса һәм телевидение алып баручысы өченче Анна Хилькевич өченчегә корсаклы. Шушы арада ул гендер-пати (баланың җенесен белү бәйрәме) оештырып, туачак сабыйның кем буласын белде.

Анна «Универ.Новая общага», «Остров везения», «Максимальный удар», «Барвиха», «Елки» кебек популяр фильм-сериаллар аша халыкка таныш. Алар ире Артур белән ике кыз үстерә. Гендер-патида аларның гаиләсендә кабат кыз туасы билгеле булды. Бала сентябрь аенда туарга тиеш.

– Үзем моңа ышанмыйм, әмма өченче бала көтәбез, күп балалы гаилә булачакбыз! Яшерергә һәм дәшми торырга инде…киемдәге төймәләр җитми! – дигән иде Анна Хилькевич үзенең йөкле булуын хәбәр итеп.


Фикер өстәү