Газетага язылу

Белгеч аз гына «салып кую»ның да инсульт китереп чыгарырга мөмкин булуын аңлатты

Хәмерне аз гына куллану да инсультка китерергә мөмкин. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Виталий Холдин “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Табиб шул рәвешле спиртлы эчемлекнең куркыныч белән янамый торган күләме булмавын – аз эчсәң дә, күп эчсәң дә барыбер зыян сала алуын тагын бер кат искә төшергән. “Хәмерне эчеп җибәрүгә, кан тамырлары киңәеп китә, ләкин организм шундук саклагыч механизмын “кабыза”. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгәннән соң адреналин һәм стресс гормоннары бүленеп чыга. Ә алар кан тамырлары кинәт кысылуга һәм кан басымы уйнауга китерә.

Шул рәвешле кан тамырларының даими рәвештә киңәеп-тараеп торуы тамырлар тышчасына зыян сала”, – дип аңлаткан нарколог. Холдин билгеләп үткәнчә, хәмер кан тамырлары тышчасын юкарту-зәгыйфьләндерү сәбәпле. кан әйләнеше системасына майлар һәм зарарлы матдәләр килеп эләгә. Бу исә хроник ялкынсынуга, вакытыннан алда холестерин төерчекләре пәйда булуга китерә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре