Газетага язылу

Татарстанда лагерьда ял иткәндә авырган кызның үлем сәбәбе билгеле булды

Бөгелмәдә Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда авырып киткән кыз вафат була.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Лагерь 29 октябрьдә башланган, анда барлыгы 195 бала булган. 1 ноябрьдә 20.26 сәгатьтә 4 нче отрядтагы кыз медпунктка баш авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән. Аның температурасы 39,4 градуска кадәр күтәрелгән. 21.05 сәгатьтә баланы әти-әниләре алып киткән, 2 ноябрьдә алар ашыгыч ярдәм чакырткан, кызны Бөгелмә балалар хастаханәсе бүлегенә, аннан Лениногорск үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Медицина учреждениесенә Республика балалар клиник хастаханәсеннән реаниматолог килгән.

Әмма 2 ноябрьдә 17.15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен теркәгәннәр. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясе, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия.

«Сменадагы балаларның барысын да Татарстан буенча Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе табиблары күзәтүгә алды. Бала белән бер отрядта булган балалар вакцинацияләнергә тиеш», – дип сөйләгәннәр министрлыкта агентлыкка.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре