«Барам мин театрга, трат-та-та, трат-та-та!» Театр сөючеләр әлеге таныш юлларны көйли тора ала – артистлар җәйге ялдан чыкты, пәрдәләр ачыла башлады. Быел нинди премьералар көтелә? «ВТ» хәбәрчесеннән – татар театрларының яңа сезонына күзәтү.
Камал театры
Камаллылар 119 нчы сезоннарын, күп еллар сакланып килүче традиция буенча, данлыклы «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачып җибәрәчәк. Булатны бу юлы 23 августта «кайтарырга» ниятлиләр.
Сезон премьераларына килгәндә, Төркиядән килгән режиссер Мостафа Курт «Тере маймыл рестораны» пьесасы буенча «Сары елга» спектаклен куячак. Авторы – Гүнгөр Дилмән, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Йосыф Бикчәнтәев. Сүз уңаеннан, төрек-татар театрлары арасындагы дуслык узган ел ук башланган иде. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Әнкара шәһәрендәге Төркия дәүләт театрында «Гонзагоны үтерү» спектаклен куйды.
Премьераларның чираттагысын режиссер Айдар Җаббаров әзерли. Шагыйрә Резеда Гобәева белән алар «Әлфия» спектаклен тәкъдим итәчәк. Белүебезчә, премьера мәшһүр җырчы Әлфия Авзаловага багышлана. Сүз уңаеннан, бу – Җаббаров – Гобәева тандемында дөнья күрәчәк икенче спектакль. Бу елның язында алар Камал театрының кече сәхнәсендә «Казанга Тукай кайткан» спектаклен тәкъдим итте. Август азагы – сентябрь башында ул тагын куелачак, әмма билетлар инде юк дәрәҗәсендә.
Августта камаллылар тагын бер премьерага әзерләнә башлаячак. Режиссер Әскәр Галимов «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен сәхнәләштерер дип көтелә.
Тинчурин театры
Тинчуринлылар, яңа сезоннарын рәсми төстә әле ачмаса да, 29 июльдән бирле спектакльләр куя. Театраль сезон рәсми рәвештә 15 сентябрьдә генә ачылачак. Афишадан күренгәнчә, беренче премьералары инде 5 сентябрьгә билгеләнгән. Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров Фәтхи Борнаш әсәре буенча «Таһир – Зөһрә» спектаклен сәхнәләштерергә җыена. 1 сәгать тә 10 минут барачак спектакльнең композиторы – Ләйсән Абдуллина, хореографы – Артур Шәйдуллин. Таһирны – Эдуард Никитин һәм Илмас Нәсретдинов, ә Зөһрә ролен Лилия Камалиева һәм Зәринә Сафина башкарачак. 18–19 сентябрьгә инде икенче премьера – «Туган-тумача» спектакле планлаштырылган. Драматург һәм режиссер – Илгиз Зәйниев.
Кариев театры
Кариевлылар 28 августта 37 нче театраль сезоннарына аяк басачак. Бу көнне узган сезон премьерасы – «Сабантуй» (реж. – Ренат Әюпов) спектакле күрсәтеләчәк.
Сезон ачылуга диярлек Кариев театры артистлары премьерага әзерләнә башлаячак. Татарстан театрларын якын күрүче Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев Әхмәт Фәйзинең «Аучы Мәргән һәм Болан кызы» әсәре буенча спектакль чыгарачак. Инсценировканы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина эшли. Әлеге әсәр Кариев театры уздырган I «Караш» инсценировка мәктәбендә җиңгән иде. Нигезләмә буенча, җиңгән әсәр сәхнәдә куелырга тиеш, диделәр Кариев театрында. Премьераны ноябрь ахырына планлаштырганнар.
Кариев театрының төп яңалыгы – яңа сезонда яңа җитәкче белән эшли башлауларыдыр, мөгаен. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова күптән түгел узган матбугат очрашуында әлеге вазыйфаны Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев башкарачагын әйткән иде. Эшкә ул 25 августта керешәчәк.
«Әкият» театры
23 августта «Әкият» курчак театры да ишекләрен ачачак. 91 нче сезонны алар «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты булган «Авиатор» спектакле (реж. – Илгиз Зәйниев) белән ачарга ниятли.
Яңа сезонда «Әкият»леләр шактый гына фестивальләрдә катнашырга җыена. Премьераларга килгәндә, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Бөек Ватан сугышына багышланган пьеса язып, спектакль чыгарырга әзерләнә. Моннан тыш, яңа сезонда «Щелкунчик», «Әбүгалисина», «Марья Моревна» әсәрләре сәхнәләштереләчәк, иң кечкенәләр өчен яңа бәби-спектакль тәкъдим ителәчәк.
Әтнә театры
Казан артына «чыгып», Әтнә театры афишасына күз төшерик. Быел әтнәлеләр сезонны иртә башлый. 28, 29 августта алар «Минем дустым Хуҗа Насретдин» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Режиссеры һәм инсценировка авторы – бурят режиссеры Саян Жамбалов. Сүз уңаеннан, Әтнә театры узган сезонны Саян әфәнденең кызы Сойжин Жамбалова куйган «Ай тотылган төндә» спектакле белән ачкан иде.
Театрның яңа сезонында премьералар моның белән генә бетми. Әмма башкаларын сер итеп калдырырга теләделәр.
Әлмәт театры
Быел Әлмәт театры 80 нче юбилей сезонын каршылый. Артистлар инде эшкә чыккан, яңа баш режиссерлары Сәрдәр Таһировский белән танышкан, яңа сезонга бурычлар билгеләгән.
Премьераларга килгәндә, юбилей сезонында Пермьнән килгән режиссер Дмитрий Огородников Мансур Гыйләҗевның «Мисс гүзәллек» пьесасы буенча комедия тәкъдим итәр дип көтелә. Аны 19, 20, 21 сентябрьдә – сезон ачылган көннәрдә күрсәтергә ниятлиләр. Моннан тыш, баш режиссер Сәрдәр Таһировский язучы һәм драматург Равил Сабыр белән Әлмәт театры урнашкан бинаның тарихы буенча иммерсив спектакль әзерли. Аның премьерасын ноябрьгә билгеләгәннәр. Ә казах режиссеры Алибек Омирбекулы Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасын сәхнәләштерергә җыена.
Чаллы театры
Аяз Гыйләҗев исемен йөртүче Чаллы театры да юбилей сезонын ачарга әзерләнә. 15 августта алар «Бөке» (реж. – Илгиз Зәйниев) комедиясе белән 35 нче сезоннарын ачачак. Бераздан Чаллы театры Казанга килергә җыена. 15–17 сентябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә «Бөке», «Ак калфак» (реж. – Олег Кинҗәгулов), «Сихерче» (реж. – Олег Кинҗәгулов) спектакльләрен тамаша кылып булачак.
Премьераларга килгәндә, яңа сезонда «Без – 41 нче ел балалары» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр. Аны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлыйлар.
Минзәлә театры
Минзәлә театры артистлары директорлары Илнур Гайниев белән соңгы көннәрен эшли. Әлегәчә яңа җитәкченең кем буласын рәсми рәвештә игълан итмиләр.
Әмма театрда эш тукталмаган. Сентябрьнең 20ләрендә сезонны ачып җибәрәбез, диделәр. Яңа елга кадәр әле ике зур премьера чыгарырга ниятли алар. Менә шуннан кала башка серләрне әлегә ачмадылар.
Буа театры
Театр яңа сезонны октябрьнең икенче яртысында ачарга ниятли. Сүз уңаеннан, моңа кадәр дә Буа театрында яңа сезон октябрьдә – Раил Садриевның туган көнендә ачыла торган булган. Билгеле булганча, хәзерге көндә аның эшчәнлеге буенча тикшерүләр бара.
Әмма, авырлыкларга карамастан, театрда эш дәвам итә. Труппа җәйге ялдан чыккан, август – сентябрь айларында сезон премьераларына әзерләнә башлаячаклар. Ә нинди премьералар көтелә – монысын әйтмәделәр.
Түбән Кама
Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театр яңа сезонны 25 августта ачарга ниятли. Сезон ачылышы, традиция буенча, Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында узачак. Моннан тыш, театр 24е – Кама Тамагында, 26сы районның Олы Яңасала авылларында «Мәхәббәт кошлары» спектаклен күрсәтергә җыена.