Җирдә чираттагы магнит давылы башланган. Аның көче уртачадан артмаячак (G2 классына туры килә) һәм ул озакка сузылмаячак. Бу хакта “Татар-информ” “Фобос” һава торышын күзәтү үзәге әйдәп баручы белгече Михаил Леусның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Җирдә төнге 3тән соң G2 классындагы (уртача егәрлектәге) магнит давылы башланды. Ул озакка сузылмас һәм көчәймәс тә, мөгаен”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat