Казанда Щербаково бистәсендәге легаль булмаган картлар йорты турында кузгатылган эш буенча мошенниклыкта шикләнелүче тагын бер хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Тикшерүчеләргә мәгълүм булганча, бу хатын-кыз узган елның урталарында өлкән яшьтәге (76 яшьлек) хатын-кыз туганын аның мөлкәте белән үзенә эш итүгә вәкаләт бирүче документка кул куярга күндергән. Нәтиҗәдә ул пенсионерның 100 миллион сумнан артыграк күләмдә бәяләнгән күчемсез милкен үз карамагына күчергән. Соңрак, судта алыш-бирешнең законлылыгы турында эшне караганда, ялган медицина документын күрсәткән. Документта өлкән яшьтәге туганының медицина тикшерүе узуы, табибларның аңарда психик тайпылышларны ачыкламавы күрсәтелмәгән булган.
Елгыр хатын-кыз, үз чиратында, пенсионер туганын Казан янындагы Щербаково бистәсендәге картлар өчен шәхси пансионатка озаткан. Әби быел февраль аенда үлгән. Озакламый суд мошенниклыкта шикләнелүче хатын-кызга карата чикләү чарасын сайлаячак.
Исегезгә төшерәбез: кичә шәхси пансионатның хуҗасы СИЗОга озатылды. Аңа иминлек таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүдә гаепләү белдерелгән.
Моннан тыш пенсионер исеменнән мөлкәте белән алыш-биреш ясауга ышанычнамәне раслаган нотариуска, өлкән яшьтәге хатын-кызны тикшерү турында ялган белешмә биргән шәхси клиниканың табиб-психиатрына карата җинаять эшләре кузгатылган. Аларның икесенә дә өй аресты рәвешендә чикләү чарасы сайланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat