БРИКС саммиты көннәрендә – 22-24 октябрьдә Татарстанның барлык районнарда яңгыр, томан, секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Шул ук вакытта көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, иртәгә – 22 октябрьдә республика төньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында калачак. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә урыны белән томан, һава температурасы 0…+5 градус. Көндез алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә җил, һава температурасы +9…+14 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 23-24 октябрьдә Татарстан төньяк циклоны йогынтысында калуын дәвам итәчәк. 23 октябрьдә көндез +8….+13, төнлә +3…+8 градус, янә аз гына яңгырлар явып үтәчәк. 24 октябрьдә барлык районнарда явым-төшем көтелә. Көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Көндез бераз салкынайта: +6…+11 градус. Төнлә +3…+8,..
Җомга һәм шимбә – 25-26 октябрьдә урыны белән яңгыр, юеш кар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2…+7 градус, төнлә 0…+5 градус күрсәтәчәк.
Россия Гидрметеоүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава температурасы октябрь азагына кадәр климат нормасыннан югарырак булачак. Бу чор өчен республикада тәүлеклек уртача температура норма буенча +2 градус, Казанда +2,4 градус булырга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat