Очты очты, билет бәяләре очты: ни өчен театрга билет бәяләре арта?

Бөтен нәрсәгә бәя артканны, театрга гына билет бәяләре күтәрелмичә калмый, билгеле. Халык йөри бит әле. Бер генә театр да, бездә заллар буш тора, дип зарланмый. Әсәренә карап, спектакль тамашачысын җыя. Ә тамашачы кыйммәт дип зарланса да, елга ике мәртәбә булса да, яраткан театрына бара.

Әмма түземлекнең дә чиге була. Иң кызыгы, тамашачы түгел, артистлар билет бәяләренең артуын кискен тәнкыйтьләп чыкты. Юк ла инде, бездә түгел, Мәскәүдә. Без әлегә күзәтүчеләр ролендә.

Әнә бит Россиянең халык артисты Николай Цискаридзе билет бәясен чуен күпер бәясе белән чагыштыра хәтта. «Театрга билет табу кайсы вакытта да җиңел түгел иде, әмма ул беркайчан да чуен күпер кадәр тормады. Мин моңа риза түгел. Спектакльнең бәясе кешенең айлык оклады кадәр торырга тиеш түгел. Моны нормаль күренеш дип санап булмый», – диде ул. Аңа кадәр Мәскәүнең Зур театры бәяләрен Анастасия Волочкова тәнкыйтьләгән иде. Бу көннәрдә андыйлар сафы тагын да тулыланды: Россия театр әһелләре рәисе урынбасары Надежда Скляр: «Билетка бәяне театр җитәкчелеге куя. Ә бит бу – бик катлаулы һәм күпьяклы мәсьәлә. Монда җәмәгатьчелек фикерен тыңларга һәм фикер алышырга кирәк. Анда һичшиксез Россия Мәдәният министрлыгы, театр җитәкчеләре, театраль оешмалар да катнашырга тиеш», – дигән фикердә. Хафаланырга җирлек бар, әлбәттә. Цискаридзены да бит Зур театрның 60 мең сумлык билет бәяләре чыгырыннан чыгарды.

«Шүрәле»се бар, билеты юк

Бездә «Щелкунчик» ул кадәр тормый үзе. Гыйнвар каникулына куелган бу спектакльгә көнгә ике тапкыр күрсәтелсә дә, биш көн рәттән барса да, билетлар юк. Милли әсәрләрне карамыйлар, дисәләр дә, «Шүрәле»гә дә билет калмаган. Кыскасы, популяр әсәргә билет аласың килсә, аны былтыр ук юнәтергә кирәк. Башкача булмый. Театр җитәкчелеге исә, бездә билет бәяләре ул дәрәҗәдә «тешләми», дигән фикердә. «Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында бәя бик нык тикшерелеп һәм бик күп факторларны исәпкә алып куела. Һәр спектакльгә төрле бәягә билет табарга була. Хәтта 100–200 сумга да», – ди театр директоры урынбасары Юрий Ларионов. Ул шулай ук опера театрында драма театры белән чагыштырганда күбрәк көч сарыф ителгәнен дә ассызыклый. Әйтик, бер спектакльгә ким дигәндә 150, масштаблы спектакльләргә 250–300 артист җәлеп ителә, ди ул һәм бу факторның да билет бәясенә тәэсир итүен әйтә.

– Опера һәм балет театрында 2024 елның 9 аенда уртача билет бәясе 1748 сумны тәшкил итте. Узган ул 1465 сум иде. Сумманың үзгәрүе спекулянтларның билетларны күпләп алып, арттырып сатуы турындагы шикаятьләргә бәйле. Бу очракта театр финанс яктан югалту кичерде. Билет бәяләре арттырылгач, әлеге проблема хәл ителде, – ди Ларионов.

Сүз уңаеннан, илдәге вазгыять опера театрын үз тамашачысына тагын да якынайтты бит әле. Хәзер биредә, теш сызлавын басарлык күләмдә генә булса да, милли әсәрләр дә күренгәли. Әйтик, «Шүрәле» балеты сәхнәгә кайтты, «Сөембикә» бара һәм башкалар…

Әлеге язма әзерләнгәндә «ВТ»ның социаль челтәрләрендә «Сезнеңчә билет бәясе ничә сум булырга тиеш?» дигән сораштыру урнаштырылды. Сораштырудан күренгәнчә, катнашучыларның 72 проценты бәясе 500 сумнан 900 сумга кадәр булса, билет сатып алачак. 21 проценты айга бер мәртәбә бушка спектакль карарга тели. Респондентларның бары тик 7 проценты гына 1000 сумнан 2000 сумга кадәр суммага билет сатып алырга әзер.

 Чамалы чама

Менә бу – халыкның мөмкинлеге күрсәткече. Димәк, бик күпләр театрга йөрергә теләсә дә, йөри алмый. Бу – тәрбия мәсьәләсе көнүзәк мәсьәлә булудан туктый дигән сүз.

Шушы хакта сүз чыкса, гадәттә «Пушкин картасы» белән авызны ябарга тырышалар. Картаның чиге – 22 яшь һәм аның күләме – 5000 сум. Димәк, «Пушкин картасы» 2 билет бәясен генә каплый булып чыга түгелме?

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин да мәсьәләне «Пушкин картасы» белән генә хәл итеп булмый дигән фикердә:

– Театрның потенциаль тамашачысы – «Пушкин картасы» яшеннән үткән тамашачы ул. Социаль тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянсак, театрга һәм башка мәдәни тамашаларга халыкның 10 проценты актив йөри. Бу сан артмый да, кимеми дә. Элек авыллардан да автобуслар белән театрга киләләр иде, элемтәләр нык иде. Үзебез дә авылларга йөреп спектакльләр куйдык. Хәзер инде яшерен-батырын түгел, авыл халкы театрдан беркадәр читләште. Аның сәбәпләренең берсе – билет бәясе. Хезмәт хакына бәйле рәвештә гади халык театрга елга бер, иң яхшы дигәндә елга ике барырга мөмкин. Аның теләге бар, мөмкинлеге юк. Ә бу инде – мәдәни проблема социаль проблемага әйләнә дигән сүз. Заман авыр, диләр. Ул беркайчан да җиңел булмады, ләкин халыкны мәдәнияткә якынайту ысуллары табыла иде. Әйтик, совет заманында контрамарка системасы бар иде. Бу – бушка билет, хәзергечә әйтсәк, чакыру кәгазе сыман. Совет заманында – планлы икътисад вакытында да күргәнегезчә, мөмкинлекләр тапканнар.

Тамашачы акчасы белән тавыш бирә дигән нәрсәне аксиомага әйләндерергә маташалар. Ул тавыш бирер иде, аның акчасы җитми. Уртача билет бәясен 1500 сум дип алсак, шуңа транспорт чыгымнарын да өстәсәк, бер гаиләгә шактый бәя килеп чыга. Димәк, ул мәдәни чарага айга бер мәртәбәдән артыкка исәп тота алмый. Бу мәсьәләне социологик яктан өйрәнү, мониторинг ясау, минемчә, Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлеше булырга тиеш.

Рамил Төхвәтуллин мәсьәләне театрларда «Инсаният» труппаларын оештырып та беркадәр хәл итеп булыр иде, дигән фикердә. «Аны заманында Камал театры директоры Шамил Закиров эшләгән иде инде. Без олыгаябыз, безнең белән тамашачы да олыгая. Алар элек якты йолдызлар булган, бүген сәхнәдә сирәк күренгән артистларны сагына. Бу труппа тамашаларын, билет бәясен төшереп, төп театрда да эшләтеп була, районнарга чыга торган итеп тә оештырырга мөмкин», – ди ул.

Без барыбыз да билет бәясенең юктан бар булмаганын аңлыйбыз. Спектакль тудыру – бик чыгымлы процесс ул. Театрлар да халыкның мөмкинлекләрен чамалый һәм үзләренчә хәл итү юлларын эзли.

Әйтик, Камал театры күпбалалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, ветераннарга, инвалидларга билетларны ташламалы бәядән сата. Әйтүләренә караганда, кайвакыт ташламалар 100 процентны тәшкил итә. Яңа бинага күченгәч тә билет сәясәте элеккечә калачак, дип ышандыра камаллылар.

Теләк булса, юлы табыла

Билетлар күктән төшкән бәя түгел, әмма аны киметеп була. Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин әнә шулай ди:

– Яшерен-батырын түгел, тормыш кыйммәтләнә. Транспортка бәяләр дә, коммуналь түләүләр дә кыйммәтләнде, бөтен җирдә бәяләр «тешләшә». Концерт-спектакльләргә килгәндә, хәзер халыкның сайлап алу мөмкинлеге зур бит. Театрларның саны артты, мәдәният сарайлары ачылды. Менә хәзер инде Камал театры яңа бинага күчәчәк, ә аның урынына яңа мәдәни оешма барлыкка киләчәк дигән фикер бар. Димәк, кеше мөмкинлекләренә карап сайлый алачак. Ләкин төп сорау бит билет бәясен ничек төшерергә, дигән иде. Беренче юл. Республикада халык театрлары күп. Алар да мәдәни ихтыяҗны канәгатьләндерә ала. ТЮЗ һәм Курчак театрында да бәяләр «тешли» торган түгел. Тагын шунысы бар: хәзерге заманда бу мәсьәләне административ басым ясап хәл итеп булмаячак, бәлкем кирәк тә түгелдер. Электрон билет системасы ул шундый нәрсә: халык бер тамашага билетны күпләп ала һәм аңа даими йөри икән, аның бәясе үсәчәк. Чөнки сорау бар. Әгәр инде билгеле бер спектакльгә халык билетны авырдан ала икән, аның бәясен телиләрме-теләмиләрме төшерәчәкләр. Димәк, халык билетны алу-алмавы белән үк бәягә турыдан-туры тәэсир итә ала. Икенчедән, билет бәясенә залның зурлыгы тәэсир итә ала. Кечкенә залга караганда, зур залдагы тамаша бәясе бермә-бер арзанрак.

Әлегә хәлләр зарланырлык түгел үзе. ВЦИОМ мәгълүматларына таянсак та, һәр дүртенче кеше үзен театрал дип саный икән. Туфан Миңнуллин әйтмешли, пьесаны әсәр итеп укыган татар халкы гүпчим дә театрал. Менә шушы матур гадәттән бизмәсәк ярар иде инде. Юкса туачак таңнарның яктылыгы да шикле, бик шикле бит. Пәрдә.

 

Фикер

Илгиз Зәйни, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе:

– «Әкият» курчак театрында билет бәяләрендә кискен арту булмады. Чагыштырып карый аласыз: балалар театрлары арасында безнең бәяләр иң арзаны. Ә икенче яктан, театр бит товар әзерли һәм бу товарны җитештергән кешеләр хезмәт хакы ала. Аларның эш хаклары артсын өчен, телисеңме, теләмисеңме, билет бәясен күтәрергә туры килә.

 Фәнис Мөсәгыйтов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры:

– Минемчә, билет бәяләре тиктомалдан гына барлыкка килми. Алар спектакльне чыгаруга, аның сәхнәдә ничек баруына, тематикасына, аудиториясенә һ. б. бәйле. Безнең театрда билет бәяләре 400 сумнан башлана. Бу – һәр кеше килә алырлык бәяләрдер, дип уйлыйм. Билетлары тиз арада сатылып беткән очракта без өстәмә спектакльләр дә куябыз. Кайвакыт көнгә икешәр спектакль (көндез һәм кич) була. Ул вакытта да килеп карау мөмкинлеге бар.

23 яшьтән өлкәнрәкләргә билетларны алданрак алырга тәкъдим итәр идем. Театрыбызда балалар бүлмәсе дә эшләп килә. Әгәр спектакль карарга килгән яшь парның балаларын калдырып торырга кешесе булмаса, сабыйларын спектакль дәвамында шушы бүлмәдә калдырып тора ала.

Моннан тыш, Гаилә елы уңаеннан, безнең аерым бер спектакльләргә акцияләр дә оештырыла: аларга гаилә белән килгән очракта ташлама каралган. Моның өчен безнең сайт һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү