Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы?

Бала – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк. Шул ук вакытта бик зур әманәт, җаваплылык та ул. Беренче тапкыр әти-әни булганда җаваплылык дигәнең аеруча арта кебек. Туачак сабыйга бәйле сораулар да туып кына тора. Йортка сабый кайтуга, тормышыбызда төрле йолалар, ырым-шырымнар да пәйда була.

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән әнә шул четерекле сорауларга җавап эзләдек.

Бала тугач, аңа 7 көн эчендә исем кушарга кирәк, юкса аңа исемне шайтан кушачак, дигән ышану яши. Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә?

– Балага исемне шайтан кушачак дигән сүз – нигезсез ышану. Ул дөреслеккә туры килми. Бала – Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Бер хәдистә: «Фатыйма Гали улы Хәсәнне тудыргач, Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм аның уң колагына азан һәм камәт әйтте», – дигән юллар бар. Шушы хәдисләргә нигезләнеп, без сабыйның уң колагына азан әйтеп, сул колагына камәт әйтәбез. Исемне ничә көн эчендә кушарга дигәндә, фикерләр ике төрлегә бүленә. Беренчесенә нигезләнсәк, балага исемне тугач та кушарга кирәк. Башка чыганакларда исә җиденче көнгә баланың чәчен алып, исем кушарга кирәк, диелә. Шуңа күрә балага исемне тугач та, җиденче көнне дә кушарга була. Бу вакытка сыешмыйча, соңрак кушсаң да, зыяны юк.

Бала тугач, корбан чалу мәҗбүриме?

– Сахих хәдистә: «Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм Хәсән белән Хөсәен туу уңаеннан җиденче көнгә корбан чалды, шул ук көндә чәчен алды һәм исем кушты», – дигән юллар бар. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалу – Рәсүлебез киңәше, сөннәте. Ул мәҗбүри, фарыз гамәл булып саналмый. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалмау гөнаһ түгел. Чалган очракта, кыз балага – бер, ир балага ике корбан чалынырга тиеш. Кешенең мөмкинлеге юк икән, ул ир балага да бер генә сарык чала ала. Әйткәнемчә, корбанны бала туганның җиденче көнендә башкару хәерлерәк. Әмма соңрак – башка көннәрдә эшләсәң дә, зыян юк. Вәҗиб корбаны кебек үк бу корбанның ите дә өч өлешкә бүленеп – мескен-фәкыйрьләргә, туганнарыңа һәм үзеңә таратыла. Сөяген чабарга киңәш ителми.

Күз тимәсен дип, баланы 40 көнгә кадәр беркемгә дә күрсәтмичә саклау дөресме?

– Андый канун юк. Бу ышану иң беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле. Туганда баланың иммун системасы әле формалашып кына килгән була. Ул, ким дигәндә, ике ел дәвам итә әле. Шуңа күрә баланы ике яшькә кадәр имезү хәерле санала. Ә инде балага күз тию-тимәүгә килгәндә, әти-әнинең, әби-бабайның дә күзе тия ала. Балага нәкъ менә чит кешенең генә күзе тия дигән сүз түгел. Шуңа күрә балага «сөбханалла» дип карарга, «әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт бала бирде» дип шөкер итәргә кирәк.

Сабыйны йоклаганда, бигрәк тә кояш баеганда, үзен генә калдырырга ярамый, юкса аңа шайтан ияләшергә мөмкин, диләр

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: «Кояш баегач, шайтан Җир йөзенә үзенең гаскәрен җибәрә. Шуңа күрә кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз», – ди. Хәтта «Фәлак» сүрәсендә дә «караңгы төннең явызлыгыннан» дигән юллар бар. Әмма сабыйны үзен генә йоклатсаң, аңа шайтан ияләшәчәк, дип куркырга кирәкми. Әгәр өйдә Коръән булса, бисмилла белән кайтып керелсә, нигез намазлы, догалы булса, Аллаһы Тәгалә  баланы һичшиксез саклар.

Яңа туган баланың чәчен алу мәҗбүриме? Алган очракта ул чәчне кая куярга? Беренче киселгән тырнагын ни эшләтергә?

– Баланың чәчен алу хәерле гамәл санала. Галимнәр бу уңайдан махсус тикшеренү дә уздырган. Алар җиденче көнгә чәче алынган баланың баш мие эшчәнлегендә уңай чагылышлар бар, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә сабыйның чәчен алу – хәерле гамәл, әмма мәҗбүри түгел. Әйткәнемчә, баланың чәчен җиденче көнгә алу хәерле. Аннары баланың беренче алган чәчен үлчәп, шул чәч авырлыгында көмеш исәбе белән сәдака бирү дә хәерле гамәл булып тора. Мисал өчен, баланың беренче алган чәче 4 грамм, ди. Базар бәясе белән бер грамм көмеш 100 сум торса, 400 сум сәдака бирелергә тиеш килеп чыга. Аны мохтаҗ кешегә биреп, балагыз өчен дога кылдыру хәерле гамәл булып тора. Аннары баланың беренче алган чәчен истәлек итеп саклаучылар да бар. Әмма болай эшләү кирәкмәс. Чәч ярдәмендә көчле сихер ясый алалар. Шуңа күрә баланың беренче чәчен дә, аннан соңгыларын да саклауда бернинди хасият юк. Сабыйның чәчен дә, тырнагын да яндырырга кирәк.

Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы? Баланың җенесен белүдән шоутамаша ясау, заманчалаштырып әйтсәк, гендерпати оештырырга ярыймы?

– Баланың җенесен белү гөнаһ түгел. Әмма бөтен өмет-таянычны табибларга, ниндидер җиһазларга гына кайтарып калдырырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Адәм баласы биш әйберне – Кыямәт көне кайчан буласын, иртәгә нәрсә буласын, явым-төшемнең кайда күпме явасын, кемнең кайда ничек үләсен һәм ана карынындагы баланың кем буласын белмәс», – ди. Шуңа күрә төп-төгәл бөтен мәгълүматны адәм баласы беркайчан да белеп бетерә алмаячак. Шоу ясауга килгәндә, бер хәдисебездә: «Бөтен гамәлгә бәя нияткә карата бирелә», – диелә. Бу очракта да ата-анасы бу баланы кем биргәнен, Аллаһы Тәгаләгә тиешле шөкерләрен, догаларын, рәхмәтләрен әйтергә онытмасын иде.

Балага кирәкяракларны алдан, ул әле карында чакта ук алып куярга ярыймы?

– Рәсүлебез бер хәдисендә: «Бел, сиңа киләсе әйбер сине урап узмас. Сине урап узган әйбер берничек тә сиңа киләсе булмас. Сабырлыксыз җиңү, авырлыксыз җиңеллек булмас», – дигән. Коръәни Кәримдә дә: «Җиргә киләсе һәм сезнең белән буласы бөтен бәхетсезлек галәм яратылганчы Аллаһ каршында билгеле иде. Бу  аның өчен җиңел», – диелгән. Шуңа күрә бала да Аллаһы Тәгалә биргән гомер белән дөньяга киләчәк, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшәячәк. Шуңа да балага киемне, кирәк-яракларны алдан алып куйсаң, фәлән булыр, дип курку – нигезсез.

Яңа туган баланың мендәрчеге астына пычак яки дога язылган китапчык куючылар да очрый. Алар моны бала тынычлап йокласын өчен кирәк, дип аңлата. Дин ягыннан болай эшләү рөхсәт ителәме?

– Динебез ягыннан караганда, бу – дөрес гамәл түгел. Адәм баласын Аллаһы Тәгалә генә саклый. Баланың тынычлыгы бөтенләй башка әйберләргә бәйле. Беренчедән, ул теләп тудырылган баламы? Икенчедән, ул карын тәрбиясен ничек үткән: әнисе хәләл ризык белән тукланганмы, тынычлыкта ятканмы, Коръән сүрәләре ишеткәнме? Өченчедән, бала табу процессы ничек үткән? Балага йогынты ясый торган дүртенче фактор – генетика. Баланы гел өшкереп тә торырга онытмаска кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү