«Диләфрүз» журналы журналисты Эльмира ИБРАҺИМОВА Татарстанның атказанган артисты Данир САБИРОВ белән әңгәмә корган. Интервьюның кызыклы өлешләрен тәкъдим итәбез.
— Сәләт кемнән күчкән?
— Ике яктан да. Әти ягыннан Үзбәкстанда абыйлар кайсы – музыкант, кайсы –җырчы. Әни ягыннан да бабай — гармунчы, әби дә җырлаган.
— Сәхнәдә “Мин – үзбәк баласы” дип еш әйтәсең. Балачакта да шулай дип йөри идеңме? Әллә моны аңлау соңрак килдеме?
– Балачакта, киресенчә, ояла идем. Безне “үзбәк” дип үчеклиләр иде. Бик нечкә төшенчә ул – милләт темасы. Сәясәткә кирәк булса, халыкны милләтләргә бүлә башлыйлар. Ә мин кешенең диненә дә, милләтенә дә карамыйм. Аның кеше булуы үзеннән тора. Татарында да, үзбәгендә дә төрлесе җитәрлек. Минем өчен бар яхшы кеше, бар күңелгә ошап бетмәгән кеше. Үскәч, моны яхшы аңладым. Ә балачакта ояла идем. Берәр нәрсәне эшләмәсәм, ниндидер “косяк” булса, тоталар да “үзбәк”, диләр. Үзбәк баласы булуыма акцент ясыйлар иде. Менә беләсеңме: сүгеп җибәрсәләр, түзә идем, ә “үзбәк” дисәләр, психлана идем нигәдер. Үсә башлагач, үземне ничек бар, шулай кабул иттем. Үзбәк итеп хис итмим, әлбәттә, әмма дә ләкин үзбәк икәнемне беләм. Ә төптән уйласаң, үзбәк тә түгел, татар да түгел, мин — кеше.
– Концертыңда “Балачакка кайтмас идем” дигән сүз ишеттем. Ни өчен?
– Шаяртып кына әйттем бит инде мин аны. Шешә җыеп йөрисем килми, дип. Без бәләкәй чакларда, чыннан да, бар иде бит шундый күренеш: пыяла шешәләрне җыеп тапшыралар иде. Хәзерге балалар аңлый да алмый аны, әмма концертка йөрүче буын яхшы күзаллый.
Гомумән, юмористны һәрвакыт сүзмә-сүз аңларга кирәкми. Әле дә ярый әти-әни дөрес аңлый, чөнки үзләре дә шаян кеше алар. Аңламасалар: “Улым, син шулкадәр авыр үстеңмени?” – дип үпкәләрләр иде.
Менә кара: бөтен кеше иң рәхәт чак – балачак, дияргә ярата. Шулаймы? Әмма балачакның да төрле чагы бар бит инде аның. Нәрсәсен яшереп торырга, минем дә көенгән чаклар да булды. “Общага”да үскәндә, күңелгә кереп утырган теләгем җитеш тормыш иде. Бәясен карамыйча гына, престижлы ресторанда иртәнге аш алырлык, мәсәлән. Ул минем хыялым булды. Тормышымда шундый көннәр җитсен иде, дип, Казанга укырга киттем дә инде.
— Сез гаиләдә өч бала үскәнсез.
— Әйе, мин — иң олысы. Ике энем бар. Берсен концертларымда күреп, танып беләсез. Ул хәзер минем белән чыгыш ясап йөрми, ә туйларда, мәҗлесләрдә эшли. Икенчесе — нефтянкада. Ул — сәнгатьтән ерак, аңа бу өлкә кызык түгел. Концертларга да килгәндә — килә, килмәгәндә — юк.
— Сабый чагыңда син шук бала идеңме?
— Әйе, шактый шук бала идем. Тиктормас. Телем аркасында еш эләгә иде. Кыскасы, тел мине ашатты да, тел мине кыйнатты да.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat