Бәхетсезлекләр кайчан төгәлләнәчәк?

Дөньякүләм барган зур турбулентлык шартларында кешеләрне хәвеф һәм гаҗизләнү биләп ала, тормышта өсте-өстенә өелгән проблемалардан алҗу галәмәтләре торган саен күбрәк сизелә. «Кайчан төгәлләнә, кайчан бетә?» – дигән сорауларны бу юллар авторы, мәсәлән, бик еш ишетә. Аңлашыла инде: бәндәләр юатулы сүз көтә, шуны ишетсә, күңелгә җиңелрәк булыр төсле тоела.

«Кайчан?» дигән сорауга Владимир Путинның быелгы «Валдай» клубы утырышындагы чыгышыннан өземтә белән җавап бирик. Ул, алдагы егерме ел тагын да катлаулырак булачак, диде. Илбашы спичрайтерлар язганны кабатлый, билгеле. Спичрайтерлар исә иң яхшы аналитиклар хезмәтеннән файдалана. Алар дөньядагы вазгыятьне яхшы белә. Әмма бу хакта кечкенә генә бер риваять бар бит. Шәкерт остазыннан сорый: «Уңай якка үзгәрешләрне озак көтәргәме?» «Көтсәң, озак», – дип җавап бирә акыл иясе. Җавапның асыл мәгънәсен яхшы аңлагансыздыр: үзгәрешләр килүен көтәргә ярамый, аларны хәзер үк башларга кирәк. Әйе, әйе, менә шушы давыллы, борчулы, иминлек югалган чорда бәхетле яшәргә була һәм була гына түгел, кирәк тә. Мхатма Ганди – британ колонизаторларына каршы азатлык көрәшенең юлбашчыларыннан берсе – бу хакта менә нәрсә ди: «Кеше – үз уйларының продукты. Нәрсә хакында уйласа, шуңа әйләнә дә». Гел бәхетсез уйлар эчендә йөзүченең тормышы бәхетсезлекләрдән торуын аңларга була. Ул матди яктан бик яхшы тәэмин ителгән булырга мөмкин, корыч сәламәтлек иясе дә була ала, әмма барыбер тормышы караңгы. Дан һәм шөһрәт иясе булу да күңел дөньясына аз гына да яктылык өстәми. Менә бу соңгы нәрсәләрнең – күпчелек бәхет һәм сәгадәт өчен шиксез әһәмиятле дип саналган критерийларның чынлыкта инсан тормышына бәхет өстәмәүләренә ике мисал китереп үтик.

1950 елларның дөньякүләм йолдызы – мәшһүр киноактриса һәм җырчы, чибәрләрнең чибәре, үзен бер тарафтан да чикләмичә, тормышның артына тибеп яшәгән Мерилин Монро бик яшьли үз-үзенә кул сала һәм үлеме алдыннан: «Мин – дөньядагы иң бәхетсез хатын-кыз», – дигән язу калдыра. Ә бит миллионлаган яшь кызлар бүген аңа бирелгәннең кечерәк өлеше бирелсә дә, үзләрен бик бәхетле санар иде.

Кристина Онассис – үзе яшәгән чорда дөньядагы иң бай хатын-кыз (мин әле совет газеталарының аның турында иң бай кәләш дип язганнарын хәтерлим) шулай ук бик яшьли дөньядан китә. Дүрт тапкыр кияүгә чыгып карый, француз журналына: «Мин – иң бай, ләкин дөньядагы иң бәхетсез хатын-кыз», – дип интервью бирергә өлгерә.

Нәтиҗә ясый алабыз: зур байлыклар да, дан-шөһрәт тә, гүзәл кыяфәт тә кешене бәхетле итә алмый. Ә бит кешеләр рәхәт тормышта яшәү өчен күпләп кредит җыя, бер-берсен узарга тырышып затлырак өйләр салырга, иң популяр брендка ия булган автомобильле булырга омтыла, матди яктан үзеннән түбәнрәк булганнарга югарыдан карый. Боларның барысы артында да күп очракта зур бәхетсезлекләр ята. Зур империалистик сугышлар артында да адәм балаларының байлыкка омтылышы, кайсыдыр кавемнәрдән өстенрәк булырга тырышуы яшеренгән. Болар берсе дә аерым кешене дә, халыкларны да бәхетле итми. Аллаһның илчесе (саллаһу галәйһи вә сәлләм): «Динар колы, дирһәм колы, җиһаз колы – бәхетсез…» – ди. Икенче бер хәдистә мөселманнарга: «Аллаһ белән ант итәм, мин сезнең фәкыйрь булуыгыздан курыкмыйм, ә сездән алдагыларга бирелгән кебек, бу дөньяның барлык байлыклары бирелер дә, сез шул сәбәпле сездән алдагы кавемнәр узышкан төсле үзара узыша башларсыз, һәм бу, аларны һәлак иткән шикелле, сезне дә һәлак итәр дип куркам», – ди. Без бу узышның глобаль рәвештә баруын, шул сәбәпле һәлакәт якынаюын күрәбез.

Менә шундый шартларда «Ничек бәхетле булырга?» дигән сорауга җавап көтүегезне аңлыйм. Ничек тыныч күңел белән һәм имин яшәргә? Язма тик торганда гына язылмый. Соңгы айларда язма авторының өенә шундый сораулар борчыган берничә танышы килде. Берсе үз гаиләсенә янаган куркыныч хакында әйтүгә: «Кредит алгансыз, проблемагыз шуннан», – дидем. Ул сискәнеп китте, чөнки кредитлары барлыгын әйтмәгән иде һәм аларга янаган куркыныч тышкы яктан караганда берничек тә бурычларга бәйләнмәгән шикелле. Әмма белә идем: бу проблема иң беренче чиратта нәкъ менә бурыч җыючыларны эзәрлекли. Ул хакта кешеләр хәбәрдар түгел, тик шундый сәхнә арты килешүе бар: кредитоманнарны бу бәла белән газаплыйлар, чөнки аларны бөгеп китерү җиңел. Аллаһы Тәгалә дөрес әйтә: «… сезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпле…» – ди (Коръән, 42:30). Процентлы кредитлар – һәлакәткә илтүче җиде иң зур гөнаһның берсе һәм без ул гөнаһ өчен аерым кешеләр масштабында да, кешелек дөньясы масштабында да зур сугышлар һәм башка бәла-казалар белән җәзаланабыз. Аллаһы Тәгалә зур бәхетсезлекләрдән котылуның универсаль ысулын да күрсәтә: «Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар… Уйламаган җирдән ризыкландырыр…» (Коръән, 65:2-3).

Гөнаһлы булудан саклану өчен, нәфес-теләкләреңне чикләргә кирәк, әлбәттә. Бу кешегә күңел хөрлеге һәм тынычлык бирә. Философлар Диоген һәм Аристипп турындагы риваять белән сурәткә әйләндерик фикерне. Диоген төшке ашка утырган. Ашы ясмык (чечевица) һәм кара ипидән гыйбарәт икән. Аның янына икенче философ Аристипп килгән. Ул – патшаның якыны, шуңа мул тормышта яшәгән. «Патшага ярарга өйрән һәм ясмык кына ашамассың», – дигән Аристипп. «Ясмык ашарга өйрән һәм сиңа патшага ялагайлануның кирәге калмас», – дип җавап биргән Диоген. Бу дилеммаларның кайсын сайлыйсың, хөрлегең һәм бәхетең шуңа бәйле. Ләкин адәм балалары байлыкка кол булуны сайлый. Мал коллыгына омтылыш шулкадәр көчле: алда көткән үлем куркынычын да җиңә. Бу язма язылыр алдыннан гына хәбәр килде: Кытайда янә оборона министрын кулга алганнар. Алдагы министр Ли Шанфуны коорупция өчен рәшәткә артына япканнар иде инде. Яңасы адмирал  Дун Цзюнь, эшләү дәвере бер ел да тулмаган килеш, караклыкта гаеплиләр. Ә бит үлем җәзасы көтә андый җинаятьләр өчен Кытайда.

Ә сез: «Бәхетсезлекләр кайчан төгәлләнәчәк?» – дисез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү