БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
9-16 декабрь аралыгында кибетләрдә яшелчәләрнең бер өлеше кыйммәтләнгән. Шулай ук бәя арту тавык йомыркасы һәм тавык итенә дә кагылган.
Азык-төлек бәяләренең артуы Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә. Аерым алганда, бер килограмм кыяр – 193,73 сумнан 217,42 сумга, ә помидор 214,20 сумнан 227,06 сумга арткан. Кәбестә бәясе – 6,80 процентка, ягъни 37,87 сумнан 40,45 сумга кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы һәм тавык ите 2,69 һәм 2,28 процентка арткан. Телгә алган продуктлардан тыш, дуңгыз ите, туңдырылган балык, атланмай, маргарин һәм каймак бәяләре дә 1 процентка кыйммәтләнеп өлгергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе учреждениеләрендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре профильле комитет утырышында каралды.
Фәридә моннан 15 ел элек иренең хыянәт иткәнен белеп ала. Кем белән әле! Кайчандыр дус булып йөргән якын кеше керә ир белән хатын арасына. Әмма балалар да бар бит әле. Шулар хакына гаиләсен саклап калырга тырыша хатын.
Укучыларыбыздан гаилә традицияләре турында сораштык.
Россия Фәннәр академигы, Казан гыйльми үзәгенең физика юнәлеше буенча фәнни җитәкчесе Кев Салиховка 90 яшь тулды.
Узган ялларда Сарман районында булган юл фаҗигасе бөтен республика халкын тетрәндерде. «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына килеп бәрелә.
Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановны хөрмәтләп, аның туган көненә Камал театры быел да традиция буенча премьера тәкъдим итте.
«Татар теле – Халкым теле» Бөтенроссия бәйгесе һәм семинарына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектта төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала.
Кер машинасы, суыткыч-мазар төзәтүче осталар күп хәзер. Ләкин арада оста булып кыланучылары гына да җитәрлек. Боларының төп максаты – төзәтү түгел, ә акча каеру. Моның ише алдакчыларга ничек килеп эләкмәскә? Көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастер Азат Насыйбуллин киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Туган авылым Соснага берничә юлдан кайтып керергә була. Балтач ягыннан менеп, авылның үзәгенә алып килә торган юл буйлап китсәң, сине Герой Сәрвәр урамы каршы ала. Ә бу урам – авылның кендеге. Әлеге урам буйлап сине мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге һәм колхоз идарәсе, фельдшер-акушерлык пункты озата бара.
Фикер өстәү
Фикерегез