Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә 800 мең сумга кадәр штраф салыначак

Агымдагы елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә штраф күләмен ике тапкыр арттырачаклар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

Узган ел шушы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 30 кешегә 180 мең сум күләмендә штраф салынган.

Быел кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак соң? Максим Трущин әйтүенчә, физик затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; җаваплы затларга – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр; эшмәкәрләргә – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр; оешмаларга – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф каралган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү