Быел балалы гаиләләр өчен нинди яңалыклар көтелә?

Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары арта. 2025 елның 1 гыйнварыннан салым чигерүенә бәйле үзгәрешләр гамәлгә керде. Ә тиздән түләгән салымның бер өлешен «кешбэк» рәвешендә кире кайтарырга мөмкин булачак. Дөрес, соңгысы ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, эшләүче әти-әниләргә кагыла. Кемгә һәм нәрсә тиеш? «ВТ» шул сорауга ачыклык кертте.

Бүген без банк картасы ярдәмендә түләгән акчаның бер өлешен «кешбэк» рәвешендә кире кайтарырга өйрәнеп беттек инде. Шуңа күрә бу сүзнең асылын әйтеп-аңлатып торасы да юк. 2026 елның 1 гыйнварыннан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, рәсми рәвештә эшләүче әти-әниләр өчен салым «кешбэгы», ягъни гаилә салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Моңа кадәр ерак бит әле, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Быел физик затларның кеременә салым буларак түләгән 13 процент акчаның 7 процентын 2026 елда кире кайтарып булачак.

Әйтүләренә караганда, гаилә салым чигерүен илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә, дигәннәр.

Дөрес, әлеге төр чигерү бөтен гаиләләргә дә тәтемәячәк. Аңа рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, җан башына уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве, керемгә салым түләп барулары да шарт. Милеккә бәйле чикләүләр дә бар. Россия Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә, рәсми рәвештә эшләгән очракта, еллык түләүне әти дә, әни дә алырга мөмкин. Алимент буенча бурычлары булганнарга салым «кэшбегы» бирелми.

Аңлашыла ки, яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. Шуңа күрә һәр гаилә өчен аерым исәпләнәчәк. Керем дәрәҗәсе турында да истән чыгарырга ярамый. Ул төбәктәге яшәү минимумына бәйле. Гаилә салым чигерүенә өмет итә алсын өчен керем дәрәҗәсе 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстанда ул быел 15 073 сум тәшкил итә.

Гаилә салым чигерүен алу өчен гариза язарга кирәк булачак. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәчәкләр. Быел алган керем өчен 2026 елның 1 июненнән гариза җибәреп булачак, дип хәбәр итә Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

2025 елдан бала тәрбияләүче гаиләләр өчен стандарт салым чигерүләренә бәйле үзгәрешләр дә гамәлгә керде.

– Бу елның 1 гыйнварыннан икенче балага салым чигерүе – 1,4 мең сумнан 2,8 мең сумга кадәр, өченче һәм аннан соңгы балага 3 мең сумнан 6 мең сумга кадәр артты. Беренче балага салым чигерүе күләме шул ук дәрәҗәдә – 1,4 мең сум калды, – диде Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова. – Шулай ук, әти-әниләргә балаларга салым чигерүен алу мөмкинлеген тәэмин итә торган еллык керем күләме дә 350 мең сумнан 450 мең сумга кадәр җитте.

Фикер

Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе:

– Ана капиталы бала тәрбияләүче гаиләләргә төп ярдәм чараларының берсе булып тора. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, ул 2030 елга кадәр озайтылды. Татарстанда 400 меңнән артык гаилә әлеге сертификатны алды. Күпчелек аны торак шартларын яхшыртуга тота. Республикада яшәүче 320 меңнән артык гаилә ана капиталын шуңа юнәлткән. Шулай ук, сертификатны айлык түләү, инвалид бала өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга, әнинең булачак пенсиясенә, сертификатны файдаланганнан соң аның калган, әмма 10 мең сумнан артмаган өлешен бердәм түләү буларак алуга да еш файдаланалар.

Бу елның 1 гыйнварыннан соң туган нарасыйларга Бердәм түләү алу өчен, әгәр гаиләдә моңа кадәр туган балаларга әлеге төр түләү инде билгеләнгән очракта, әти-әниләргә яңадан документлар җыеп торырга туры килмәячәк. Дәүләт ярдәме, моңа кадәр тапшырган документларны яңарту вакыты җиткәнче, автомат рәвештә билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: 17 яшькә кадәрге балалары булган мохтаҗ гаиләләргә һәм көмәнле хатын-кызларга Бердәм пособие 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Ул моңа кадәр булган түләүләрне берләштерде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү