Лениногорскида яшәүче 10 яшьлек кыз әнисенең банк картасындагы хезмәт хакын мошенникларга күчергән.
Кыз бала шул рәвешле соңгы арада аеруча популярлашкан интернет уеннарның берсенә кирәкле валютаны бушлай алып калырга теләгән. Иптәш кызы әйткән аккаунтка кереп язылгач, аңа яшен, шушы уенда теркәлгән исемен һәм өйдәге берәр өлкән кешенең телефоны скриншотын төшереп җибәрергә кушкан смс-хәбәр килеп төшә. Кыз боларның барысын да эшли. Озакламый аңа «әниең турында бар нәрсәне белдек, хәзер аңа каршы җинаять эше ачылачак, сине балалар йортына алып китәчәкләр», дип янап смс-хәбәрләр җибәрә башлыйлар.
Бу хәдне булдырмас өчен кыз, әнисенең онлайн банк кушымтасына кереп, мошенникларга 20 мең сум акча җибәргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat