Илназ Галәвиев Казандагы мәктәпне тулысынча шартлатырга планлаштырган булган

Казан гимназиясендә тугыз кешене үтергән өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән Илназ Галәвиев, һөҗүм алдыннан, уку йортын тулысынча җимерү өчен кулдан ясалган шартлаткыч җайланма җыйган. Бу хакта РИА «Новости» суд карарына сылтама белән яза.

«Хөкем ителүче күрсәтмәләреннән күренгәнчә, ул үзе җитештергән шартлаткыч җайланманың шартлавы көчле булачак һәм бинаның тулысынча җимерелүенә китерәчәк, дип исәпләгән», — диелә суд документларында.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү