Бе(ө)леп алу. Бүгенге шартларда ипотека алу дөресме?

Татарстанда яшәүчеләргә яңа йорттан бер бүлмәле фатир сатып алу өчен беренчел кертемгә 7,7 ел акча тупларга кирәк. Бу арада торак бәяләре тагын да кыйммәтләнеп китмәсә, билгеле. Көтә-көтә көтек булмас өчен, беренчел кертемгә акчаны кайдан алырга? Бүгенге шартларда ипотека алу дөресме? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

«Мир квартир» белгечләре исәпләп чыгарган: россиялеләргә буяу исе дә кипмәгән йорттан «берле»не сатып алу өчен, беренчел кертемгә уртача 6 ел акча җыярга туры киләчәк. Хезмәт хакының бер тиенен дә башкага тотмыйча бу! Ярар, гаиләдә ике эшләүче кеше булып, шуның берсе акчасын мендәр астында гына туплап бара ала, дип уйлыйк. Бүгенге бәяләр белән моны күз алдына китерү кыенрак, әлбәттә. Торак хакы да бик кыйммәт.

Статистика мәгълүматларына караганда, быел февральдә илнең 46 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда яңа йортларда торак бәяләре кыйммәтләнгән. Казанда, мәсәлән, аның бер квадрат метры бәясе, 0,2 процентка артып, 226 мең сумга җиткән. Иске йортларда торакның бер квадрат метры якынча 178 мең сум тора. Фатирның кайсы районда урнашуына, аның мәйданына карап, бәяләр дә аерыла, билгеле.

Түбә турындагы хыялны чәлпәрәмә китерә торган тагын бер сан: илдә яшәүчеләрнең 60 процентының диярлек бернинди дә маясы юк. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыру әнә шуны күрсәткән. Респондентларның яртысы моны чыгымнары артык күп булуына бәйләп аңлаткан. Аерым алганда, сораштыруда катнашучыларның 30 проценты – кредит, 25 проценты ипотека түләвен әйткән. Акча туплый алмаучылар бәяләр үсүдән, керемнәре тотрыксыз булудан да зарланган. Шунысы да бар: мая туплаучылар арасында хатын-кызлар күбрәк.

Тик түбәсез дә яшәп булмый. Лаеш районының Усад бистәсендәге яңа торак комплексларының берсендә 37 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир 6,5 миллион сум тора. Беренчел кертем күләме – торак бәясенең 20,1 проценты. Димәк, 1,3 миллион сум акча кирәк. Аны кайдан аласы?

Куллану кредиты. Мәсьәләне хәл итүнең җиңел генә ысулы кебек тоелса да, белгечләр бүген кредит өстенә кредит җыюдан сак булырга киңәш итә. Чөнки иртәгәге көнгә ышаныч юк. Өстәвенә куллану кредитының ставкасы 40 процентка кадәр җитә. Безнең очракта мөмкин булган иң озак вакытка – утыз елга алынган ипотека буенча 38 мең сум күләмендәге айлык түләүгә куллану кредит буенча тагын шулкадәр үк, ә бәлки күбрәк тә бурыч өстәләчәк. Әле бит керемнәрне дә раслап күрсәтәсе.

Залог биреп, кредит алу. Бу очракта, банкка залогка салынган милек (фатирмы ул, гараж яки җир кишәрлегеме) бурычны түләүнең гарантиясе булып санала. Шунысы да бар: фәкать үз милкеңне генә тәкъдим итәргә ярый. Кредит рәсмиләштерүче әҗәтен кайтара алмаса, банк залогны бурыч хисабына тартып алачак. Истә тотыгыз: кредит оешмасы милекне аның базар бәясеннән күпкә очсызракка бәяләячәк.

Банк кертеме ачу. Беренчел кертемгә дигән акчаның күп өлеше инде кесәдә булган очракта, иң отышлысы – шул, ди белгечләр. Хәзер банк кертемнәре буенча процент ставкасы да югары. Иң мөһиме, томшыгын алса, койрыгы ябышкан, койрыгын алса, томшыгы ябышкан саескан кебек, бер бурычтан икенчесенә батырга туры килмәячәк.

 

Илнең төрле төбәкләрендә фатирга акчаны ничә елда туплап була?

Төбәк Бер бүлмәле фатирның уртача бәясе, млн сум Уртача хезмәт хакы, мең сум Акча туплау вакыты, елларда
Чукотка АО 7,6 168,5 3,8
Свердловск өлкәсе 5,3 77,9 5,7
Татарстан 6,9 74,7 7,7
Санкт-Петербург 11,8 99,8 9,9
Мәскәү 20,6 142 12,1
Дагыстан 7,5 39,3 15,9

«Мир квартир» мәгълүматлары

 

Фикер

Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:

– Илдә моңарчы гамәлдә булган ташламалы ипотека программалары ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга, акчаны инвестицияләргә теләүчеләр фатир сатып алып бетерде инде. Артык кирәк булмаса, мин бүген ипотека сазлыгына чуммас идем. Алга таба процент ставкасы тагын да күтәрелергә мөмкин дип тә куркыталар. Димәк, торак тагын да кыйммәтләнәчәк. Өстәмә чыгымнар турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, банктан кредит рәсмиләштергән очракта торакны, тормышны иминиятләштерергә кирәк. Әйе, бу мәҗбүри түгел. Әмма бу орчакта банк ставканы күтәрергә мөмкин. Торак сатып алуга керешкәнче, боларның барысын да исәпкә алырга киңәш итәбез. Бүген кулдагы акчаны банкка салып кую күпкә отышлырак.

 

 Сан

2025 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләр 657 миллиард сумлык ипотека кредиты алган. Шул ук вакытта, ипотека кредиты буенча бурыч күләме иң зур чиккә җиткән: ул, бер ел эчендә ике тапкыр артып, 2,5 миллиард сум тәшкил итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү