Казандагы “Апас” якташлык җәмгыятендә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр. Җәмгыятьнең вице-президенты Наил Галиуллин сүзләренчә, быел максатлары шундый. Җиңү көненә кадәр балачаклары сугыш вакытына туры килгән, Казанда гомер итүче якташларын барлау.
– Без аларны очрашуга бөтен гаиләләре белән чакырабыз. Истәлекләрен барлыйбыз, бүләкләр бирәбез, – ди Наил Галиуллин.
Чираттагы очрашуга Казанда яшәүче Сәйдә Аппакова, Саймә Хәбирова килгән иде. Сәйдә Аппакова республикада бик күренекле шәхес. Җәй аенда 90 яшен тутыра икән.
– Якташларым очрашуга чакыргач, каушап та калдым. Гадәтем шундый — артык дулкынланып алсам, колагым да ишетми башлый, – ди ул. – Кая гына барсам да, үз районымны мактыйм, горурланам. Аларның алдынгы булуларына сөенәм. Якташларым арасында милләтем дип янып йөрүчеләр күп. Гел шулай булсын.
Сәйдә Аппакова балачагын да искә алды.
– Җиде яшьтән кул арасына керә идем инде. Бервакыт әти мине колхоз умарталыгына бал кортларын сакларга куйды. Янәсе, аерылып кая киткәнен карап торасы. Бала бит инде мин, йоклап киткәнмен. Корт күрше апаларның агачына сарган. Ә ул исә, мине әтигә эләкләгән иде. Шунда әтинең, син бит инде зур кыз, 7 яшьтә дигәне истә калган, – ди Сәйдә апа.
Саймә Хәбировага 93 яшь икән инде. Үз аягында йөри, күзлексез укый әле. Очрашуга бик әзерләнеп килгән.
– Сугыш балачагыбызны урлады. Без бик тиз үстек. Гел эштә идек инде. Хәзерге балаларга карыйм да, сөенәм. Алар бәхетле яшәсен, дим. Безгә берни кирәкми, илләр генә тыныч булсын, — ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat