Төркиядә, тәгаенләп әйтсәк, Антальяда, Гарәп Әмирлекләре, Мисырда җәен бик эссе була. Россия Туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Антальядә җәен һава температурасы 43 градустан югарырак була. Гарәп Әмирлекләре һәм Мисырда да Үзбәкстандагыга караганда эссерәк”, – дип билгеләп үткән агентлык җитәкчесе.
Ул туристларның илләр исемлеген һәм барлык кисәтүләрне Роспотребнадзор, Эчке эшләр министрлыгы сайтларыннан карап булуы искәрткән.
“Бу сайтларда пандемиягә, табигый, социаль-сәяси хәтәрләргә кагылышлы барлык мәгълүматлар бар. Туроператорлар да закон буенча сәяхәтнең барлык ихтимал куркынычлары һәм үзенчәлекләре турында кисәтергә тиеш. Аларның кисәтү һәм киңәшләренә колак салган очракта, хәтәргә юлыгу ихтималы аз”, – дип йомгак ясаган сүзенә Барзыкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat