Яшь гаиләләргә тәүге машина сатып алуга сертификат бирергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе яшь гаиләләргә тәүге тапкыр үзебездә җитештерелгән машина сатып алуга 1 миллион сум күләмендә сертификат бирергә тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” ЛДПР фракциясе рәисе урынбасары, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Закон проекты буенча, 30 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә беренче баласы туганнан соң сертификат бирү тәкъдим ителә. Сертификат буенча фәкать илебездә җитештерелгән автомобильне генә сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта аны 5 елдан соң гына сатып булачак. Нилов аңлатып үткәнчә, бу кагыйдә мошенниклардан саклану өчен кертелә.
“Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле өстәмә чарасы булачак бу. Бүген Россиядә демографик вазгыятьнең начар булуыннан чыгып, бигрәк тә. Яшь гаиләгә машина бик кирәк. Аның ярдәмендә баланы балалар бакчасына, хастаханәгә, төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә йөртергә мөмкин”, – дигән ул, һәм узган елда илебездә, 2000 нче елдан башлап, иң аз санда бала тууын искәрткән.
Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина да бу башлангычны хуплаган. “Мондый сертификаттан беркем дә баш тартмастыр, яшь гаилә өчен ул бик кирәктер дип уйлыйм Бу чараны хуплыйм, әмма Хөкүмәтнең аңа карата мөнәсәбәте мәгълүм түгел әле”, – дигән ул.
Узган атнада Кремльдә әйтеп үтелгәнчә, илдә демографик вазгыять начарайган. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, балаларның күбрәк тууына этәргеч бирү буенча күрелә торган чаралар әлегә тиешле нәтиҗә бирми.


Фикер өстәү