Татарстанда тагын бер коронавирус белән зарарланган пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар.
⠀
Бу — республикада савыгуның икенче очрагы. Исегезгә төшерәбез, элегрәк авыруны «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапеттан дәвалаганнар иде.
⠀
Хәзерге вакытта Татарстанда 19 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән, барысы да читтән кертелгән очрак. Хәзерге вакытта Республика хастаханәләрендә әлеге авырудан 17 пациент дәвалана.