Мәчет эчендә ямьсез күренешләр төшерелүе мәсьәләсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачыклык кертте. «Зөләйха күзләрен ача» фильмында интим мөнәсәбәтләр күрсәтелгән күренеш Мәчкәрә мәчете эчендә төшерелмәгән, ә монтаж белән өстәлгән.
Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин язды, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлагач та мөселман кардәшләр экранда күрсәтелгән күренеш мәчеттә төшерелү мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады», — ди мөфти. «Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды», — ди Камил хәзрәт. «Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп монтаж белән өстәлгән», — дип ассызыклый ул. Мөфти телевидениедән мондый күренешләрнең күрсәтелүен амораль дип санавын әйтә. «Минем өчен Зөләйха — ул Гаяз Исхакый язган образ», — ди Камил хәзрәт. «Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче сериясенең бер өлеше Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы борынгы мәчет бинасында төшерелгән. Әлеге мәчет мәдәни мирас объекты булып тора һәм реставрация көтә.